Бүген Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил «Казан вертолет заводы» ААҖнең җыю цехларында булдылар.
Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, башка ведомстволар вәкилләре озата йөрде.
Россия Саклык банкы Идарә рәисе урынбасары Сергей Горьков җитәкчелегендәге делегация белән бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов очрашты.
«КАМАЗ» компаниясенең Индонезия базарында беркетелеп калуына бөтен мөмкинлекләр бар, дип ышаныч белдерде Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. Бүген ул Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе утырышында катнашты. Индонезия делегациясен Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил җитәкләде. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Татарстан, Россия Федерациясенең сәнәгать өлкәсендә алдынгы регионнарның берсе буларак, Россия белән Индонезия арасындагы мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә тоташтыручы буын ролендә булырга әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Россия-Индонезия бизнес-форумы кысаларында белдерде. Чара Казанда “Корстон” кунакханә комплексында узды. Шулай ук форумда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил, Татарстан Республикасы Премьер-министры – сәнәнгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар катнашты.
Индонезия бизнесы Россия базарына чыксын өчен Татарстан Республикасы яхшы мәйданчык булырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә узды.
Режиссер Федор Бондарчук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда “КАМАЗ” заводы турындагы сериал проекты турында сөйләде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
ТКХ буенча сыйфатлы хезмәт күрсәтүләр тотрыклылык һәм милли икътисадны даими үстерүне тәэмин итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТКХда, тармакны яңарту драйверы буларак, дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерүгә багышланган пленар утырышта хәбәр итте. Чара Идел буе федераль округында «ТКХ -2015 форумы» кысаларында Казан шәһәрендә 7 апрельдән 8 апрельгә кадәр уза.