Татарстан Республикасында күп еллык үләннәргә һәм уҗымнарга ашлама кертә башладылар, бүгенге көнгә 55 мең гектарга ашлама кертелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда махсуслаштырылган оештырылган теплица зонасы (СОТЗ) буенча «Mir Holding» (Төркия) компаниясе проектын тәкъдир итү белән таныштылар. Тәкъдир итү «Корстон» КСККдә уздырылды. Чарада «Дизайн Групп» компаниясе Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм башкалар катнашты.
Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге органнары, прокуратура органнары белән бергәләп, Татарстан Республикасында 385 сәүдә объектының янгынга каршы торышына тикшерүләр оештырган һәм уздырган. Бу белешмәләр бүген Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышында хәбәр ителде. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барды.
2015 елның 6 апреленә 362 сәүдә объектының янгынга каршы торышына тикшерүләр уздырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышын үткәрде. Утырышта ике мәсьәлә каралды. Беренче мәсьәлә – “Адмирал” сәүдә үзәгендәге гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү һәм күп санда кеше булган урыннарда куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, шулай ук контроль-күзәтү органнары арасында багланышларны камилләштерү буенча чаралар; икенче мәсьәлә – Татарстан Республикасында җәмгыять иминлеген тәүмин итү буенча өстәмә чаралар.
Венгриядән килгән коллегаларыбыз тәкъдим иткән проектлар уңышлы булсын өчен Татарстанда аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк. Бүген Казанның "Корстон" комплексында узган Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссия утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай дип вәгъдә бирде.
Пленар утырышта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры, Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссия рәистәше Николай Федоров, Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министры, Хөкүмәтара комиссия рәистәше Петер Сийярто, Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Сергеев, Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Янош Балла, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре катнашты.
Бүген Казанда “Сувар-плаза” сәүдә үзәгендә Венгриянең Генераль консуллыгы ачылды. Ачылыш тантанасында Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында Венгрия белән хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мөмкинлеген югары бәяли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм чит эшләр министры Петер Сийярто белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты Резиденциясендә узды.
Искәртәбез, Петер Сийярто Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгерия хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашау өчен кичә кич Казанга килде.