Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә крестьян-фермер хуҗалыкларга җирне теркәү мәсьәләсе турында сөйләштеләр. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференц элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
2015 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 242 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм номаларын бозган өчен барлыгы 2 млн. 319 мең сумлык 79 карар чыгарылган. Хезмәтне саклау буенча хокук бозулар аркасында 53 оешма дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 34 таныклыкның гамәлдә булуы туктатылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Казан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә матәм көне игълан итү турында Указ имзаланды. "2015 елның 11 мартында Казан шәһәрендә “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булганнар турында авыр кайгы белдереп, аларның туганнары һәм якыннарының хәсрәтен уртаклашып, карар бирәм: 2015 елның 14 мартын Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан итәргә", - диелгән Указда.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 14 мартын матәм көне дип игълан итәргә карар кылды.
Матәм Казанда 2015 елның 11 марттында «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булганнар истәлегенә игълан ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында «Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү» мәгълүмати-аналитик системаны кертү, Татарстан Республикасының агымдагы социаль-икътисадый күрсәткечләре һәм 2015 елда салым түләүләре керүе хакында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Икътисадый совет эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнары һәм шәһәр округлары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Ночные волки” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Александр “Хирург” Залдостанов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Министрлар Кабинеты сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова һәм башкалар катнашты.