ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Без алга таба да мөселман өммәтен берләштерү эшен алып барырга һәм гомумән республика мөселманнары иминлегенә хезмәт итәргә ниятләнәбез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу тәмамлангач, белдерде.


13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта белешмә бирелде.

Бүген Казанда Россия Федерациясе прокуратурасы көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Прокурорларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин, ведомстволар җитәкчеләре, республика прокуратурасы органнары хезмәткәрләре катнашты.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры урынбасары – Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты. Ул бүген Казанга Дәүләт милке белән идарә итү буенча агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсенә яңа җитәкче билгеләнү уңаеннан килде.

2015 елның төп бурычларыннан берсе – сәнәгать җитештерүе күләмнәрен саклап калу, предприятиеләр үзләренең продукциясен сату базарларын югалтмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. Чираттагы утырыш 2015 елда сәнәгать секторы үсеше мәсьәләсенә багышланды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Банк өлкәсе – икътисадның иң әһәмиятле өлешләренең берсе, һәм аның тотрыклы эшчәнлеген саклап калуны тәэмин итү мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада эшләүче иң эре банклар җитәкчелеге белән очрашуда белдерде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.

Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсенә Гөлнара Сергеева җитәкче булды. Бүген яңа җитәкчене коллективка Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова тәкъдим итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары - Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык (Росимущество) җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасында территориаль идарәсенең яңа җитәкчесе Гөлнара Сергеева катнаштылар.


12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау җибәрде.

10
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясендә 14 мең трактор, 6 мең чәчкеч, шулай ук 6 мең культиватор куллану планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International