Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестиция-венчур фонды оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты. Чара "Татарстан Республикасының 50 иң яхшы иннновацион идеясе" X юбилей конкурсының җиңүчеләрен бүләкләүгә багышланды. Эшлекле аш технологияләрне коммерцияләштерү уңышлары, перспективалары һәм бурычларына багышланды һәм Казандагы "Корстон" КСКК мәйданчыгында узды. Анда "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агмирзян, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясенең башкарма директоры Альбина Никконен, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасындагы «Интерскол» компаниясенең электр инструментлары чыгару заводында булды. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Алабуга” МИЗ территориясендә 600 МВт көчле бүлү подстанциясе эшләтеп җибәрелде. Яңа подстанция резидент-компанияләрне энергия саклау ышанычлыгының иң югары – беренче категория дәрәҗәсен тәэмин итәчәк.
«Алабуга»МИЗдагы резидент предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү буенча бүген махсус икътисадый зона администрациясендә киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов , Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстанның икътисад министры Артем Здунов, резидент компанияләр вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казандагы элеккеге Шамов сырхауханәсе бинасын реконструкцияләү вариантын күрсәттеләр. Проектны Rixos (Төркия) кунакханәләр челтәре идарәсе советы рәисе Фәттах Таминҗе тәкъдим итте.
Компания-инвестор бинаны кунакханә итеп үзгәртергә җыеналар, анда шулай ук конференц-зал, спа-комплекс, рестораннар һәм кибетләр урнашачак. Шамов сырхауханәсенең тышкы кыяфәте сакланып калачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зорлу Холдинг» компаниясе идарәсе рәисе Әхмәт Зорлу белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан чарада ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «КЭР-Холдинг» компаниясе вәкилләре һәм башкалар катнашты. Яклар үзара кызыклы булган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Иртәгә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе бинасында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының “Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның тәҗрибә һәм перспективалары” темасына коллегия үткәреләчәк. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Бүген «Татнефть-арена»да Казан федераль университетының 210 еллык юбилеенә багышланган тантана узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, Казан мэры Илсур Метшин, меңләгән студентлар һәм университет хезмәткәрләре катнашты.