ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2014 ел
җомга

Бүген, Урман хезмәткәрләре көне алдыннан (21 сентябрьдә билгеләп үтелә), республика урманчылыгы җитәкчеләренә “Нива” автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Республика башлыгы, аларны сәламләп, барыннан да элек, урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Бу тармак бик мөһим. Анда эшли торган кешеләр куелган бурычларны башкару өчен техника белән тәэмин ителергә тиеш”, - дип билгеләп үтте Р. Миңнеханов. Ул автомобиль ачкычларының ел саен тапшырылуын искәртте.

Бүген “Сочи-2014” халыкара инвестиция форумы кысаларында гадәттәгечә Саклык банкы оештырган “эшлекле иртәнге аш” узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Сочида һәр ел була торган инвестиция форумында катнаша. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, республиканың Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТРның Туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров бар.

18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

"Татарстанда масштаблы проектларны гамәлгә ашыру 2020 елга кластерда сәнәгать җитештерүе күләмен өч мәртәбәгә арттырырга һәм 2 трлн. сум дәрәҗәсенә җиткерергә ярдәм итәчәк. Бу максатка ирешү өчен социаль, транспорт, энергетика һәм инженер инфраструктурасын алданрак барырлык итеп үстерү өчен дәүләт ярдәме кирәк", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаганда.

Бүген Чаллыда Шәһәр советының чираттан тыш сессиясе узды. Анда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхать Латыйповның һәм шәһәр мэры Васил Шәйхразиевның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу мәсьәләсе каралды. Утырышта республика Премьер-министры Илдар Халиков катнашты һәм ул башкарма комитетның яңа җитәкчесен тәкъдим итте.
Бүген көндез ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул вазифаны әлегә кадәр ТРның Арча муниципаль районы белән идарә иткән Алмас Нәзиров биләде.

2010 елдан бирле министрлык белән җитәкчелек иткән Наил Мәһдиев, башка эш урынына күчү сәбәпле, бу вазифадан киткән.
Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында территориаль салым органнарының семинар-киңәшмәсе эшен башлады. Анда салым тикшерүләрен, салым бәхәсләрен судка кадәр җайлау һәм аларның судта каралуын планлаштыру мәсьәләләре каралачак. Киңәшмә эшен Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасарлары Дмитрий Егоров һәм Сергей Аракелов җитәкли.

17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Кырлай" агрофирмасы (хуҗалык инвесторы – "Сервис Агро" ҖЧҖ) басуларында бәрәңге алуның барышы белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Алмас Нәзиров, "Сервис Агро" ҖЧҖ җитәкчесе Габделхәй Кәримов озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара валюта фондының Россия Федерациясендәге даими вәкиле Джоши Бикас әфәнде белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев, КФУ проректоры Марат Сафиуллин катнашты.

Бүген Казанда 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының оештыру комитеты утырышын Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко уздырды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International