ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Бөгелмә муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов комбиазык җитештерү заводы һәм балалар бакчасын ачты. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе ӘсгатьCәфәров, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов озата йөрделәр.

Татарстан икътисадый тотрыклылыгы һәм бүген республикада булган көчләр бердәмлеге нәтиҗәсендә төп икътисадый күрсәткечләре буенча регионнарның беренче бишлегенә керә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районы активы белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу районның Мәдәният йортында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Лениногорскка эш сәфәре кысаларында шәһәренең 14 нче номерлы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тәрбияләнүчеләр өчен махсус коррекцион мәктәпне карап чыкты. Мәктәптә республика программасы кысаларында капиталь төзекләндерү уздырылды.

БүгенТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «РосНефтеКомплект» ҖЧҖ предприятиесенең җитештерү цехларында булды.

«РосНефтеКомплект» предприятиесе 1998 елда төзелгән, 15 елдан артык ул нефть-газ өлкәсендә специальләшә. Бүген анда 400ләп кеше эшли, уртача хезмәт хакы – 33 мең сум. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре – нефть-газ һәм энергетика объектларын проектлау һәм төзү, реконструкцияләү һәм комплектацияләү.

Илгизәр Азат улы Мәрдиевның фаҗигале һәлак булуына бәйле рәвештә тирән кайгыгызны уртакалашам. Абруйлы гаилә башлыгы, сәләтле, кыю, тормыш яратучан, бөтен гомерен автоспортка, КАМАЗга һәм Татарстан Республикасына багышлаган кешенең арабыздан китүе бик аяныч.

Барлык республика проектларын уңышлы гамәлгә ашыру Татарстан икътисадының тотрыклылыгына бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районы активы белән очрашуда белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районына эшлекле сәфәргә килде. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Бавлы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин.


23
август, 2014 ел
шимбә

2014 елның 23 августына мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасында 962 мең гектар ашлык сугылган, ягъни мәйданнарның 62 %. Бөртеклеләрне тулаем җыю 2,1 млн. тонна тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 


Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр күләме 4 млрд. 404,63 млн. сум, ягъни 94% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 


22
август, 2014 ел
җомга
Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитриий Медведев Курск шәһәрендә урып-җыюның барышы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру буенча чаралар турында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International