Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Хөкүмәтендәге җаваплы затларга гражданнар өчен спорт объектларына кереп йөрү мөмкинлеген тәэмин итү ситуациясен хәл итәргә кушты. Ул Казан шәһәрендәге 2013 елгы җәйге универсиададан соң федераль буйсынудагы мәгариф структураларына тапшырылган спорт объектларына һәм спорт комплексларына аеруча игътибар итәргә өндәде.
“Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең җәйге кампусы” халыкара мәгариф форумын ачу кысаларында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Инновацияләрнең яшь лидерлары берлегенең коммерциячел булмаган партнерлыгында катнашучы Россиянең төрле регионнары эшкуарлары белән очрашты.
Очрашу тау чаңгысы спорт-савыктыру комплексы мәйданчыгында узды, анда шулай ук Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча Россия министры Михаил Абызов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.
Бүген “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексында “Президент академиясенең җәйге кампусы” Халыкара мәгариф форумы ачылды.
Слетта Россиянең 21 төбәгеннән иң яхшы студентлар катнаша, аларның күбесе Президент академиясен һәм аның филиалларын тәкъдим итә. Форумга барлыгы 250 кеше килгән, шул исәптән чит илдән - 30 студент.
Халыкара мәгариф форумы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия министры Михаил Абызов, РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау, РАНХиГС Попечительлек советы әгъзасы, АКИГ компанияләр төркемнәре күзәтчелек советы рәисе Виктор Толмачев катнашты.
Бүген Менжинский МСда Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны соңгы юлга озату буенча граждан панихидасы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Казан каласы мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарнының (инвалидларының) республика иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук туганнары, аны хөрмәт итүчеләр катнашты.
Татарстан укучылары бер атна элек Кейптаунда тәмамланган Халыкара математика олимпиадасында берьюлы ике медаль яулады. Бүген триумфаторларны Татарстан Республикасы Президенты шәхсән котлады. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге Советлар Союзы Герое Сабир ага Әхтәмов вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша .
«Россия, Татарстан Республикасы зур югалту кичерде. 89 нчы яшендә Советлар Союзы Герое Сабир ага Әхтәмов вафат. Аның тормышы – Ватанга тугрылык һәм ярату, батырлык һәм үз-үзеңне корбан итүгә әзер тору, иксез-чиксез каһарманлык үрнәге. Әхтәмов язмышында бөтен ил, каһарман җиңүчеләр язмышы чагыла. Без Герой алдында башыбызны иябез. Сабире Әхтәм улы Әхтәмов безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», - диелә мәрәсим текстында.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Fair Play Халыкара комитетының истәлекле медалена лаек булды. Татарстан Республикасы Президентына Мактаулы бүләкне бүген Казан Кремлендә комитет башлыгы Ено Камути тапшырды.