ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2014 ел
шимбә
Бүген Әлмәт төзүчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу уңайдан ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашындагы чаралар “Яшьлек” микрорайонында 260 урынга исәпләнгән “Балалар планетасы” исемле заманча балалар үсеше үзәге ачылу белән башланып китте.
Бүген Әлмәттә, Төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында, заманча 2 нче “Балачак планетасы” балалар үсеше үзәге ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Казан авиация заводы аэродромында “Мин күк йөзен сайлыйм” исемле бәйрәм узды. Бәйрәмдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФнең ерак авиация командующие Игорь Хворов, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең башкарма вице-президенты Александр Туляков, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, шулай ук берничә мең шәһәр халкы катнашты.

Бүген Петропавловск-Камчатскта Татарстан Республикасы белән Камчатка крае сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Камчатка крае Владимир Илюхин куйдылар.


8
август, 2014 ел
җомга
Бүген тарихта беренче тапкыр хай-дайвинг буенча Дөнья кубогына ярышлар Казанда башланды.
Ярышлар мәйданчыгы Казансу елгасы ярында, Казан Кремле һәм Игенчеләр сарае янында урнашкан.

Халыкара дәрәҗәдәге ярышларның тантаналы ачылышында Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Суга сикерүләр федерациясе президенты Алексей Власенко катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, хәзерге вакытта Зөя утрау-шәһәрлеген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү буенча дәвам иттерелә торган эш кысаларында, һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар мәсьәләләре буенча ICOMOS (ИКОМОС) экспертлары –Сьюзен Деньер (Бөекбритания) һәм Алкивиадес Препис (Греция) белән очрашты.
Бүген Казанда Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә сәламәтлек саклау өлкәсендә Германия-Россия мөнәсәбәтләрен ныгыту буенча Вальтер Шеель исемендәге III Россия-немец форумы уза. Аның ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Камчатка краена килде. Петропавловск-Камчатка аэропортында аны Камчатка крае губернаторы Владимир Илюхин каршы алды.


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Италиянең “Кремонини груп” компаниясе делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда “Кремонини груп” компаниясенең ит эшкәртү буенча бүлекчәсе, “Иналка” компаниясе генераль директоры, компаниягә нигез салучы һәм аның президенты Серафино Кремонининың улы Луиджи Скордамалья, ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Казансу елгасының яр буен төзекләндерү эше барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Ул җәяү “Казан” ММҮтән Кремльгә хәтле ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белән узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International