Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Документка имзаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен салды.
Исегезгә төшерәбез, Карелия Республикасының Александр Худилайнен җитәкчелегендәге делегациясе ике көнлек (2014 елның 16-17 июле) визит белән Казанга килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов автомобиль юллары челтәрен камилләштерү мәсьәләсе буенча Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының эш төркеме утырышын уздырды.
Рөстәм Миңнеханов – бу эш төркеменең рәисе, утырыш исә Россия территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү мәсьәләсенә багышланды.
Утырышта катнашучылар илнең юллар тармагын үстерү перспективалары, авыл торак пунктларын каты өслекле килү юллары белән тәэмин итү, яңа юллар салу мәсьәләләре һәм башкалар буенча фикер алыштылар.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен һәм Россия Оборона министрлыгы медален тапшырды.
Чара Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә (Мәскәү) уздырылды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе бүген Монтовидео шәһәрендә Бөтендөнья сәүдә үзәгенең Ирекле зонасында (World Trade Centre Free Zone) булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уругвайга эшлекле сәфәре кысаларында «Zonamerica» ирекле зонасында булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Oversil» автомобиль компаниясе директоры Герман Солер бүген автомобиль продукциясе җитештерү һәм алга сөрү өлкәсендә компания белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Очрашу Монтевидеода (Уругвайда) узды.
Сөт сәнәгате өлкәсендә эшләүче Латин Америкасының алдынгы компанияләре вәкилләре белән бүген Монтевидеода (Уругвай) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.