ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Әлбадри белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнаштылар. 


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “АМиК” телевизион иҗат берләшмәсе генераль директоры Александр Масляков белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов һәм “Бердәм Россия” БСП ТТБ башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында төзелеп килүче трамвай линиясен карады, Казан федераль университетының инжиниринг үзәгендә һәм ИТ-паркта булды.

Чаллы шәһәрендә балалар өчен берьюлы 5 яңа мәгариф учрежениесе үз эшен башлады. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлары, аларның педагоглары белән очрашты. Очрашу Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәгендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, республиканың иң эре вузлары җитәкчеләре катнашты.


8
июнь, 2014 ел
якшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән Азнакай муниципаль районына килде. Визит барышында ул кайбер объектларны карады һәм шәһәр Сабан туенда катнашты.

Бүген Татарстанның Теләче районында татар халык бәйрәме - Сабан туе узды. Сабан туеның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Валерий Голубев, Әстерхан өлкәсе Дума рәисе Александр Клыканов, “Газпром трансгаз Казань” генераль директоры Рәфкать Кантюков һ.б. бар иде.

Татарстан Республикасы Теләче районында сыекландырылган табигый газ җитештерәчәк завод төзелешенә старт бирелде. Завод нигезенә капсула салу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Валерий Голубев, Әстерхан өлкәсе Думасы Рәисе Александр Клыканов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, “Газпром трансгаз Казань” генераль директоры Рәфкать Кантюков, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.


7
июнь, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында Сабантуйда булды. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов озата йөрде.

Бүген Лаеш районы халкы Сабантуйны бәйрәм итә. Аларга кунакка Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чит илләр дипломатик миссия башлыклары – Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VI Халыкара икътисад саммиты - Kazansummit 2014тә катнашучылар белән килде. Алар арасында Алжир, Катар, Согуд Гарәпстаны, Судан, Ирак, Оман һәм Бахрейн дәүләтләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкилләре бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International