ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә “Татфондбанк” белән бергә Кертемнәрне иминләштерү агентлыгы тарафыннан тормышка ашырыла торган, “БТА-Казан” банкын финанс яктан сәламәтләндерү механизмы, килеп туган катлаулы хәлдән чыгуга гына түгел, ә бәлки банкның киләчәге уңышлы булачагына ышанырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында узган махсус матбугат конференциясе барышында белдерде. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев, “Кертемнәрне иминләштерү агентлыгы” дәүләт корпорациясенең генераль директорының беренче урынбасары Валерий Мирошников һәм “ТФБ-Холдинг” ҖЧҖ директоры, “АИКБ “Татфондбанк” ААҖ акционеры Роберт Мусин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Банкка кертемнәрне иминләштерү агентлыгы" («Агентство по страхованию вкладов») дәүләт корпорациясенең генераль директорының беренче урынбасары Валерий Мирошников белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев катнаштылар.  


27
май, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең Иҗтимагый телевидениесе советының чираттагы утырышында катнашты, ул беренче эшчәнлек елы нәтиҗәләренә багышланган иде.
Искә төшерәбез, Минтимер Шәймиев Иҗтимагый телевидениесе советы әгъзасы булып тора.

«Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе» эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе Татарстан икътисадын үстерүдә мөһим звено булып тора. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассоциациянең Казанда узган хисап-сайлау җыелышында әйтте. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Әлмәттәге Казан кафедраль соборында булганда, епархиаль идарәнең яңа бинасын төзү мәсьәләсе турында сүз барды.  

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегендә Әлмәттә “Татнефть” ААҖнең төп офисында 2014 нче елның I кварталында кече нефть компанияләренең эшчәнлек нәтиҗәсе һәм алдагы үсеш перспективалары буенча киңәшмә уздырды.

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Татнефть" ААҖнең чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Утырышта 2014 елның дүрт ае дәвамында "Татнефть" ААҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның июнь аена бюджет билгеләнде, Компаниянең агымдагы елның беренче кварталы буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары ясалды.

Бүген ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР делегациясенең Кытайга сәфәренә йомгак ясалды.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов искәртеп үткәнчә, 20 нче майда Шанхайга сәфәре кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында РФ Президенты Владимир Путинның Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашуында катнашты.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашында Олы Кабан авылында яңа Мәдәният йорты ачылды. Җирле халык сөйләгәнчә, моңа кадәр авылда клуб булган, ләкин ул 50 нче елларда төзелгән агач бина булган. Кечкенә йортта түбәдән су үткән, идәне тигез булмаган. Үткән елның декабрендә аннан ерак түгел урында яңа бинаның төзелеше башланган. Нибары 5 айда авылда 489 кв.м мәйданлы 2 катлы яңа Мәдәният йорты төзелгән.

Ике елдан Казан янында, Татарстанның Лаеш районында InPark муниципаль дәрәҗәдә шәхси индустриаль парк эшли башлый. Яңа мәйданчык нигезенә таш салу тантанасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International