ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы җитәкчелеге Төркия төбәкләре белән, аерым алганда Анталья белән хезмәттәшлекне кызыклы дип саный. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анталья провинциясе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Туран Эрен белән очрашты. Очрашу бүген Р.Миңнехановның эшлекле сәфәре кысаларында Антальдә узды. 

Бүген Төркия Республикасының Анталья провинциясенә эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инветицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев бар.

Бүген, Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республиканың профсоюз активлары белән очрашты. Очрашуда ТРның соиаль-икътисади хәле һәм Татарстанлыларның яшәү шартлары мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бу чара Хезмәт сараенда узды (Казан, Мөштәри ур.). Анда ТРның Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

"ТАИФ" ААҖ дивидентлар түләүгә 2013 ел нәтиҗәләре буенча чиста табыштан 15 % юнәлдерәчәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә "ТАИФ" ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев хәбәр итте.  Компаниянең Директорлар советы утырышыннан соң үткәрлгән матбугат конференциясендә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнаштылар.

Бүген «ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Акционерларның гомуми җыелышында «ТАИФ» ААҖнең 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. «ТАИФ» компанияләр төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләре турында «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгыш ясады.

Бүген Татар теле һәм әдәбияты буенча II халыкара олимпиаданың җиңүчеләре мәгълүм булды. Беренче, икенче, өченче урыннарны, Гран-при яулаган укучылар, студентлар олылап Казанның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында хөрмәтләнде. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан һәм Иран арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, әмма якларга сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү перспективаларын игътибар белән өйрәнргә кирәк. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәһди Санаи әфәнде белән очрашуда әйтте. Казан Кремлендә узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамиль Агиев катнашты.

Бүген Казан Кремлендә, Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәре вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүген Казанның "Корстон" комплексында "Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү буенча бурычлар: төбәк тәҗрибәсе һәм Татарстан инициативалары" I ТКХ форумы уза. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ялкын» журналы балалар редакциясе коллегиясе вәкилләре һәм «Ялкын» журналы баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина белән очрашты. Очрашуда шулай ук «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International