Предприятиеләрнең эшләү нәтиҗәлелеге – ул республикада һәм гаиләдә тотрыклы вазгыять. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында белдерде, чара ТР Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство башлыклары, республика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тирьякиләр» компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе Мехмет Тирьяки белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук «Тирсан Кардан» (Төркия) генераль директоры Җиһансәр Эртүнч, «Тирсан Кардан» (Россия) генераль директоры Исмаил Алиев,ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры вазыйфаларын һәм «КИП «Мастер» ҖЧҖ вазыйфаларын үтәүче Фәрид Закиров катанштылар.
Кичә ТР Министрлар Кабинеты бинасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлары советы утырышы узды. Татарстанда агымдагы елның I кварталында нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре турында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге шартларда чит ил инвестицияләре өчен көрәш кискенләшә. Республикага эскпортка ярдәм итүне үстерергә кирәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Исмаил Шәфыйк Мөхсин әфәнде белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды, анда 2014 елның өч ае эчендә компаниянең бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджеты расланды.
Татарстан икътисады үсешенең темплары әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел, шулай да 2014 елның беренче кварталы йомгаклары буенча республиканың бюджет системасы нәтиҗәле эшләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмән юртагы бәйрәме тантаналарында катнашты. Төп чаралар Ашхабадта 7 мең кешелек Халыкара ат спорты комплексы аренасында узды. Бәйрәм чараларында шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев һәм башкалар катнашты.