ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Торонтода Канадада яшәүче ватандашлар белән очрашты. Очрашу CERBA (Россия һәм Евразиядә Канаданың эшлекле ассоциациясе) офисында узды, анда алдарак Канада һәм Татарстан эшлекле даирәләре вәкилләре катнашындагы “түгәрәк өстәл” узды.

Илдар Халиков белән очрашуда Канаданың төрле вузларында белем алучы студентлар һәм аспирантлар, Төньяк Американың зур шәһәрләреннән татар җәмгыяте активистлары, кече ватаннары белән элемтәдә торучы ватандашлар катнашты.
2014 елның 13 мартында ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Канада һәм Татарстан эшлеклеләре катнашында “түгәрәк өстәл”дә катнашты. Бу чара Торонтода (Канада), CERBA (First Canadian Place, 100 King Street West, Suite 1600) офисында узды.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны Россия һәм Евразиядә Канада эшлекле ассоциациясенең (CERBA) милли директорлар советы рәисе Лу Наумовски сәламләде. Ул кыскача оешманың эшчәнлеге турында сөйләде. CERBA оешмасының Мәскәү, Калгари, Торонто, Монреальда офислары бар.

13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясеннән депортацияләнергә йә административ чыгарып җибәрелергә тиешле чит ил гражданнарын һәм гражданлыксыз затларны вакытлыча тоту үзәгендә булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “АВА-Казань” медицина үзәгендә булды.

Иртәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Рус география җәмгыятенең» БИО Татарстан Республикасындагы бүлекчәсенең су асты-тикшеренү отряды әгъзалары – «Салкын полюсы» рекорд проектында катнашучылар белән очрашачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Атказанган фән эшлеклесе, Россия медицина фәннәре академиясе академигы, Н.И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире, Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте рәисе, профессор, медицина фәннәре докторы ЕвгенийГусев белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия академик алмашулар хезмәтенең «Төньяк» департаменты (DAAD) вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, шулай ук DAADның Казандагы мәгълүмат үзәге җитәкчесе Тило Гельмут Цинкер да катнашты.

Татарстан Премьер-министры бүген Pratt&Whitney заводында (Монреаль, Канада) булды.

Pratt&Whitney компаниясе вәкиле кыскача презентацияләү белән чыгыш ясады, ул компаниянең барлыкка килү тарихы һәм аның дөнья базарына керүе турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Канададагы эшлекле очрашу кысаларында, Монреальда "Bombardier" заводының җитештерү мәйданчыкларын карады.

Искә төшерәбез, Bombardier Aerospace компаниясе коммерцияле, махсус, хәрби булмаган самолетлар эшләүче һәм җитештерүче, дөньяга танылган әйдәп баручы компания санала. Ул Boeing һәм Airbus компанияләреннән кала, хәрби булмаган самолетлар җитештерү буенча дөньяда өченче урында тора.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Канадага эшлекле очрашу кысаларында, Монреаль технопаркында урнашкан "Genetec" компаниясе штаб-фатирында булды.

Genetec Inc. компаниясе 1997 елда оешкан һәм видеокүзәтү IP-системасы өлкәсендә пионер һәм физик саклау өлкәсендә (җиһазларны, биналарны саклау чарасы) технологик лидер булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International