Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов миграцион процесслар өлкәсендә прокурорлык күзәтчелеген оештыруга багышланган Идел буе федераль округының прокуратура хезмәткәрләре семинарында катнашты. Семинар Казан ратушасының Колонналар залында үтте, анда шулай ук Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының ИФОнда идарәсе башлыгының урынбасары Александр Корсунов, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен үтәүне күзәтү идарәсе урынбасары Николай Честных һәм башкалар катнаштылар. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков та булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европада иң эре һәм ел саен уздырыла торган мобиль индустрия күргәзмәсендә булды. Ул бүген ачылган күргәзмә экспозициясен карап чыкты, анда бөтендөнья алдынгы җитештерүчеләренең яңа товарлары куелган.
Бүген Барселонага эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәяүле экскурсия вакытында шәһәр хуҗалыгы өлкәсендәге инновацион алымнар белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Барселонага эш сәфәре кысаларында Испания Каталониясенең башкаласы Барселонаның шәһәр тирәлеген трансформацияләүдәге тәҗрибәсе белән танышты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Барселонага эш визиты башлана. Сәфәрнең төп максаты - Европаның иң матур шәһәрләренең берсе Барселонаның шәһр хуҗалыгын алып бару һәм архитектурасын камилләштерү тәҗрибәсе белән танышу. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР вице-премьеры – ТР мәгълхматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов бар.
Бүген Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомтсволар вәкилләре, хәрбиләр, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
2014 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасына 793 күп фатирлы йорт кертелгән, программаны финанслау күләме 4 млрд. 683 млн. сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Кидәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.