ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чулпан Хаматовадан һәм "Тормыш бүләк ит" хәйрия фондынннан Татарстан чиновникларының үз вазыйфаларын вактытында үтәмәүләре һәм "Җиңүчеләр уеннары"н уздыру форматы турында мәгълүматны дөрес җиткермәүләре өчен гафу сорый.  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе исеменнән һәм республика җитәкчелеге исеменнән 2014 елда Казанда  Бөтендөнья балалар "Җиңүчеләр уеннары"н оештыру һәм уздыру турында алдан биргән вәгъдәләрен Татарстан үтәргә әзер икәнен белдерә.

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гарәп дәүләтләре илчеләре белән очрашты. Очрашу Согуд Гарәпстанының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе резиденциясендә узды, анда гарәп илләренең 11 илчесе һәм 7 вакытлы ышанычлысы, вице-премьер – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

2013 елда Татарстан Республикасында җитештерелгән авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе 160 млрд. сумнан артты, бу үткән елгы күрсәткечләрдән 2,2%ка ким. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Коллегия «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә уздырылды һәм 2013 елда Татарстан агросәнәгать комплексы үсеше йомгакларына һәм 2014 елга авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юлларына багышланды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрт Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.

Агросәнәгать комплексы – Татарстан Республикасының иң мөһим тармакларының берсе, һәм бу өлкәдә дөрес системалы эш алып барырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе барышында белдерде. Коллегия “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә узды һәм Татарстанда 2013 елда АСК үсеше нәтиҗәләренә, 2014 елда авыл хуҗалыгы производствосы нәтиҗәлелеген арттыру юлларына багышланган иде.

"Россия гаиләләре өчен торак" федераль программасы буенча Татарстанда эконом-класс торакларын төзүдә ярдәм мәсьәләләре турында бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Плутник катнашты.


18
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты. Очрашу Горкида (Мәскәү өлкәсе) узды.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, регионның социаль-икътисадый хәле турында кыскача гына сөйләде.

"2013 елда Татарстан агросәнәгать комплексы үсеше йомгаклары һәм 2014 елга авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары" Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышының Интернет челтәре аша трансляциясе 2014 елның 19 февралендә ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында оештырылачак. Йомгаклау коллегиясендә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.  

Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы – Татарстан икътисады үсешенең таяныч ноктасы. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы советларының йомгак сессиясендә чыгыш ясаганда белдерде. Сессия башланыр алдыннан Татарстан Президенты дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәгендә булды. КФҮтә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография органнары, ТКХ һәм төзекләндерүнең, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең, төзелеш һәм архитектураның муниципаль органнары, загс, миграция хезмәте, салым хезмәте, социаль хезмәт органнары, пенсия фонды урнашкан. Барлыгы КФҮтә 100дән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.

ТРның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 2013 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген журналистларга ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.
Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чаллы шәһәренә барды. Автоградта ул кайбер объектларда булды һәм шәһәр инфраструктурасын һәм социаль өлкәсен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International