Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлары советы утырышы булды, анда ТР икътисады өчен перспектив тәкъдимнәр каралды. Ягулык элементлары үсеше перспективалары турында РФАның Казан фәнни үзәге А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты профессоры Марсил Кадыйров сөйләде. Ул искәртеп үткәнчә, 70 нче еллар уртасыннан “водород энергетикасы” төшенчәсе формалашкан. Энергия йөртүче водородның өстенлекләре турында сөйләгәндә, чыгыш ясаучы аның запасларының чиксез булуын, транспортировкалау өчен универсальлеген билгеләп үтте.
Түбән Кама муниципаль районы Советы утырышыннан Интернет-трансляция иртәгә, 2014 елның 18 февралендә, Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында оештырылачак - http://e-nkama.ru/press/online/
Утырыш Түбән Кама муниципаль районынның 2013 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2014 елга бурычларына багышланачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия җыелма командасының Җанатарлар йортында булды. Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков хөрмәтле кунакка Йортның зоналарын һәм экспонатларын күрсәтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары башкаласы - Сочи шәһәренә килде. Килеп төшүгә Рөстәм Миңнеханов ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм "Казан 2013" башкарма дирекциясе" АКО генераль директоры Азат Кадыров белән Олипия паркына юнәлде.
Татарстан Республикасында 2014 елның 14 февраленә 343,2мең кв. м.торак сафка кертелгән, бу еллык биремнең 14,3%ын тәшкил итә, шул исәптән ике атнада 123,1 мең кв.м. торак сафка кертелгән. Бу хакта видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Монополиягә каршы федераль хезмәт статс-секретаре - җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Оччрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Александр Груничев, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов һәм башкалар катнашты. Яклар дәүләт органнарының федераль контракт системасы шартларында эшләү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Очрашу ахырында Андрей Цариковский массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин Казанның хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә эш визиты белән булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Радиоэлектрон технологияләр" Концерны генераль директоры Николай Колесов озата йөрделәр.