ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Указы белән яңа гына билгеләнгән Россиянең Оман Солтанлыгындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әнвәрбәк Фазылҗанов белән очрашты, озакламый Илче, ышаныч грамотасы алып, үзенең вазыйфаларын башкарырга керешәчәк.

Татарстан җитәкчелеге регионда эшлекле климатны яхшыртуга күп көч куя, инветсицияләрне җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыра. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында "Doing business in Russia 2.0" пленар утырышындагы чыгышында белдерде. Әлеге утырышның модераторы РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин булды.

РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең төп функциясе, әлбәттә, пенсия буенча бурычларны вакытында үтәп баруда. Алар былтыр тиешле сыйфатта үтәлгән һәм шикаятьләр тудырмаган – бу төп күрсәткеч. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча пенсия бүлегенең киңәйтелгән коллегия утырышында шулай дип белдерде.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Татарстан Республикасының төрле проектларда күптәнге һәм ышанычлы хезмәттәше. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РАНХиГС нигезендә үтүче Гайдар форумында катнашу кысаларында белдерде.


15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

"2013 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында" Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чара ТР Фәннәр академиясенең актлар залында узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советының Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнаштылар.

Бүген IT-паркта Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча идарәсе һәм департаментының киңәйтелгән утырышы булды. Биредә 2013 елда Идел буе федераль округында экологиягә кагылышлы бурычлар үтәлешенә нәтиҗә ясадылар һәм 2014 елга бурычлар билгеләделәр. Чарада ТР Премьер- министры Илдар Халиков, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, Идел буе федераль округының табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелеге (Росприроднадзор) департаменты җитәкчесе Анатолий Шаталов һәм Росприроднадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов та катнашты.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика законнар һәм нормалар иҗат итү базасын булдыруда һәм камилләштерүдә зур һәм әһәмиятле эш башкара. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Юстиция министрлыгы коллегиясендә чыгыш ясап, шундый фикер әйтте. 2013 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше йомгаклары турындагы нотык белән министр Л.Ю. Глухова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, министрлык закон проекты эшен тулы күләмдә үтәгән, Республика Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителә торган законнар саны ел саен кабул итәргә планлаштырылган законнар саныннан артып китә. Шул урман кишәрлекләре вакытта планнан тыш кабул ителә торган законнар саны да кими бара. 2013 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарыннан кергән планнан тыш закон проектлары саны 49га җитте, әмма аларны планнан тыш кертү өчен объектив сәбәпләр булган.

 Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегендәге The Business Year басмасы баш мөхәррире Марко Ранкович белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан Республикасы Президенты The Business Year басмасы тарафыннан әзерләнгән сорауларга җавап бирде, алар асылда Татарстан Республикасы икътисадына, кайбер инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга, республиканың нефть-газ химиясе тармагының киләчәк үсешенә кагылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Федераль космик агентлык (Роскосмос) җитәкчесе Олег Остапенко белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.


14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 14 гыйварындагы 18 нче номерлы Указы белән Татарстан Республикасы вәкилләренә дәүләт бүләкләре бирелде.
IV дәрәҗә “Ватан алдында казанышлары өчен” ордены белән Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүләкләнде.
Мактау ордены белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүләкләнде.
Дуслык ордены белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Республика Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International