ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген “Комплекслы энергетика системалары” ЯАҖ белән “Генерирующая компания” ААҖ арасында ниятләр турындагы Меморандумга имза салынды. Документка “Комплекслы энергетика системалары” ЯАҖ генераль директоры Борис Вайнзихер һәм “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры Рәузил Хаҗиев имза салдылар.

Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов барында узды.

"Сименс" компаниясе Татарстан Республикасын алга таба инвестицияләр кертерлек регион дип саный. Бу хакта бүген Россия һәм Урта Азиядә "Сименс" компаниясенең президенты, "Сименс АГ" вице-президенты Дитрих Мёллер Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урыбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башкалар катнашты.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россотрудничество комитеты җитәкчесе Константин Косачев һәм Төркия Республикасы Бөек Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре комиссиясе рәисе Волкан Бозкыр белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Казанда беренче Россия-Төркия иҗтимагый форумы эшен ачып җибәрә (“Корстон” ККК). Ул аларга Казанны шушы чараны уздыру урыны итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Иҗтимагый форум – безнең хезмәттәшлекнең яңа форматы, диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу вакыйга Россия белән Төркия арасында, шулай ук Татарстан Республикасы белән Төркия партнерлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәк үсешенә этәргеч булыр, дип ышаныч белдерде.


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан һәрвакыт туризмны мөстәкыйль тармак итеп үстерү мөмкинлегенә ия булды һәм бүген дә бу мөмкинлек бик зур. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының “Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчыллык өлкәсе үсеше перспективалары” темасына коллегия утырышында әнә шул фикерне ассызыклап узды.

Коллегия утырышында Туризм буенча федераль агентлыкның дәүләт туристик проектлары һәм туризм куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы Александр Сирченко, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты
Татарстан Республикасының 85%тан артык гражданнары аз дигәндә елына бер тапкыр кулланучылар хокукларының бозылуы белән очраша, нәтиҗәдә сәламәтлеккә зыян килә, матди чыгымнар була. Бу хакта бүген брифингта ТР Дәүләт инспекциясенең алкоголь продукциясе, этил спиртының сыйфаты, әйләнеше һәм җитештерүне дәүләт күзәтүе белән тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча җитәкчесе Игорь Марченко белдерде.

2013 елның 17 ноябрендә кичен “Казан” халыкара аэропортында һәлакәткә очраган “Боинг 737” самолеты пассажирлары һәлак булуга карата Татарстан Республикасына кайгыларны уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә. Кайгыларны уртаклашу авиакатастрофада һәлак булганнарның барлык туганнарына һәм гаиләләренә, шулай ук олы улы һәлакәткә дучар самолетта булган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка шәхсән адреслана. Казандагы авиакатастрофага бәйле рәвештә Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев, Литва Башлыгы Даля Грибаускайте, Черногориянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Согуд Гарәбстаны Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Литва Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Төрекмәнстанның РФдәге илчесе, Беларусь Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, РФнең ЮНЕСКО каршында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, РФнең Бөекбританиядә илчесе, РФнең Чехия Республикасында илчесе, Индонезия Республикасының Мәскәүдәге Илчесе, Польша Республикасының Мәскәүдәге Илчесе, Франциянең Россиядәге Илчесе, Швейцариянең Мәскәүдәге Илчесе, шулай ук FIFA Генераль секретаре, FINA Президенты һәм башкалар кайгыларны уртаклашу телеграммалары җибәрделәр.

2013 елның 9 ае өчен Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү буенча 1893 тикшерү уздырган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Бүген Төркия Республикасы Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре буенча комиссиясе Рәисе Волкан Бозкыр әфәнде белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнаштылар.


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Төркия ягы теләге буенча Татарстан Ренспубликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Абдуллаһ Гүл, Төркия Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглу белән телефоннан сөйләште.

2013 елның 17 ноябрендә кичен “Казан” халыкара аэропортында һәлакәткә очраган “Боинг 737” самолеты пассажирлары һәлак булуга карата Татарстан Республикасына кайгыларны уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә. Кайгыларны уртаклашу авиакатастрофада һәлак булганнарның барлык туганнарына һәм гаиләләренә, шулай ук олы улы һәлакәткә дучар самолетта булган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка шәхсән адреслана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International