Кичә, 2013 елның 17 ноябрендә, “Боинг 737” самолеты һәлакәткә очраган “Казан” халыкара аэропорты зонасында, 1200 кеше составында ГХМ, башка федераль һәм республика структуралары көчләре төркемнәре эшли.
Бүген бу турыда Россия ГХМ башлыгы Владимир Пучков Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр итте. Һава судносы һәлакәте сәбәпләрен карау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Транспорт министры Максим Соколов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов һәм башкалар катнашты.
Якшәмбе көндез, 2013 елның 17 ноябрендә, Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Хокук саклау структуралары җитәкчеләре республиканың Алексеевск районында һәм Түбән Кама шәһәрендә кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар табылуы һәм аларны зарарсызландыру турында хәбәр иттеләр. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерү эшләре алып барыла.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре белән традицион киңәшмә бер минутлык тынлык белән башланып китте. Киңәшмәдә катнашучылар “Казан” халыкара аэропортында Домодедовыдан (Мәскәү) Казанга очучы, утырырга җыенган вакытта һәлакәткә очраган “Боинг” самолетында һәлак булганнарны искә алдылар.
“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан” авиакомпаниясе “Боинг” самолетының 2013 елның 17 ноябрендә булган авиация һәлакәтенә бәйле рәвештә матәм көне игълан итү турындагы Указга имза салды (№ ПУ-1119 Указ).
Татарстан Республикасында соңгы мәгъләматлар буенча шикәр чөгендерен җыю 2,1 млн. тонна тәшкил итте. Кырлардан 1,460 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере чыгарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр итте. Киңәшмне элемтә режимында бөтен муниципаль берәмлекләр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Минсәгыйрь Нуретдинов сүзләренчә, республиканың шикәр заводларында 770 мең тонна продукция эшкәртелгән һәм 100 мең тонна шикәр җитештерелгән.
2013 елның 14 ноябренә Татарстан Республикасында 2, 061 млн. кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ул еллык заданиенең 85,9%ын тәшкил итә, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 107,5%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.