ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Чаллыда җәмәгать судьяларының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Васил Шәехразиев һәм башкалар катнашты.  Татарстан Президенты Чаллы шәһәр судының рәисе Ринат Гәйфетдиновка яңа бинаның ачкычын тапшырды. Шуннан Рөстәм Миңнехановка бинада кыска гына экскурсия үткәрделәр.


12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

"Динамо-Казан" командасын 2013 елгы туплы хоккей буенча Россия Кубогы финалында җиңү белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Җиңүчеләрне котлау Казан Кремленең тантаналар залында узды, чарада ТР буенча ЭЭМ Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты. Без "Динамо-Казан" командасының туплы хоккей буенча Россия Кубогында җиңүенә чын күңелдән шат, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бу бик күңелле вакыйга, бүген бөтен командаларның да шундый югары дәрәҗәдәге казанышлары юк. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, мондый җиңүләргә ирешер өчен бөтен команда, тренерлар соствы, шулай ук клубның җитәкчелеге һәм иганәчеләре тырышып эшләргә тиеш.  

Бүген Н. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең конференц-залында Казан (Идел буе) федераль университетының попечительләр советы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, попечительләр советы әгъзалары һәм башкалар катнашты.

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Россия император йорты җитәкчесе бөек княгиня Мария Владимировна очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия юристлары ассоциясе рәистәше Сергей Степашинга “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.

Бүләк Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә күпьеллык уңышлы хезмәте, тышкы дәүләт һәм муниципаль финанс контролен торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен бирелде.

2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак. Бу мөмкинлек бер җан башына 1 айда 10 мең чамасы сум керем туры килгән гаиләләргә генә бирелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдерде.
“Ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә бу мәсьәлә буенча фикер алыштык. Җитәкчелек бу мөмкинлекне керемнәре 10 мең сум тирәсе булган гражданнарга бирергә карар итте”, - диде Данил Мостафин. Балалар бакчасы өчен түләүнең икенче өлешен компенсация алгач түләргә мөмкин булачак, дип аңлатты ул.
ТР дәүләт мәгълүмат системасының “Халык контроле”нә гражданнардан килгән уведомлениеләрнең иң күбесе территорияләрне яхшырту һәм юл хәрәкәтен оештыруга карый. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде. Брифинг Татарстан Республикасында “Халык контроле” проектын гамәлгә ашыруга багышланган иде.

11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов эш визиты белән Екатеринбургка килде, анда ул Россия һәм Казахстан региональара хезмәттәшлегенең Х форумы эшендә катнаша.

Форумның масштаблы чараларына (2013 елның 9 -11 ноябре) 3 меңләп кеше җыелган, шул исәптән 20ләп Россия регионы(Новосибирск, Самара, Томск, Оренбург, Чиләбе өлкәләре, Алтай крае, Башкортостан Республикасы һәм башкалар) вәкилләре, Казахстан хакиматлары һәм казах предприятиеләре делегацияләре.

Татарстан Республикасын һәм Бурятия Республикасын 4 мең километр ара аерса да, регионнарның уңышлы хезмәттәшлегенә бернинди киртәләр юк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасы делегациясе һәм Бурятия Республикасы башлыгы - Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Наговицын белән очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә, Казан Кремлендә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов БДБ Онкология һәм радиология институтлары ассоциациясе президенты, “РМФА Н.Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге” ФДБУ директоры, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч эксперт-онкологы, РФА һәм РМФА академигы Михаил Давыдов белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International