ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасына өч көнлек эш визиты белән Бурятия Республикасы делегациясе килде. "Казан" халыкара аэропортында Бурятия Республикасы башлыгы-Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисен Вячеслав Наговицынны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар каршы алды. 

Татарстан Республикасында, соңгы белешмәләргә карганда, басуларда 2,07 млн. тонна шикәр чөгендере казып алынган, шуның 1,35 млн. тоннасы тиешле урыннарга илтеп җиткерелгән. Шикәр заводларында 720 мең тонна продукция эшкәртелгән, 92 мең тонна шикәр җитештерелгән. Бүген бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагыкиңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Моратов та катнашты.

2013 ел 10 ае эчендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында урнаштырылган “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында (https://uslugi.tatar.ru/open-gov), катнашты.

Исегезгә төшерәбез, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы Татарстан Республикасы Президентының 2012 елның июнендәге Указы белән дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген камилләштергәндә гражданнар фикерләрен исәпкә алу өчен төзелгән иде.

Бүген гражданнардан 9,6 мең хәбәрнамә теркәлгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Моратов та катнашты.

Татарстан Республикасында, Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләре буенча күп фатирлы йортларны ремонтлау эшләре 4,7 млрд. сумлык башкарылган, ул еллык лимитның 99,9%ын тәшкил итә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагыкиңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Моратов та катнашты.

Бүген "КАМАЗ-Мастер" командасы автомобильләре "Дакар-2014" марафон ралли-рейд старты урынына юлга чыктылар.Китер алдыннан Чаллы астындагы полигонда команда белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "КАМАЗ" ААҖ гендиректоры Сергей Когогин очраштылар.

9
ноябрь, 2013 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брюссельдә (Бельгия) Халыкара студентлар спорт федерациясе башкарма комитеты утырышында чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов, 2019 елгы кышкы Универсиаданы уздыруга Россиядән кандидат буларак, Красноярск шәһәрен тәкъдир итү өчен Россия Федарациясе делегациясе составында Брюссельдә иде.

Татарстан Президенты искә төшергәнчә, 2013 елның июлендә Казанда XXVII Бөтендөнья студентларының җәйге спорт уеннары –Универсиада уңышлы узган иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IMEC микроэлектроника һәм композит материаллар институтында (Бельгия) булды. Искәртеп үтик, Татарстан Президенты 8-9 ноябрьдә Брюселльдә эш визиты белән. IMECка 1984 елда коммерцияле булмаган оешма буларак нигез салынган, аның эшчәнлегенә Директорлар советы күзәтчелек итә, аның сотавында сәнәгать, университетлар һәм Фландрия хөкүмәте вәкилләре бар.  

Hygiene Technologies компаниясе президенты Барт Ван Малдерен белән бүген Брюссельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.  Искәртеп үтик, Татарстан Президенты Татарстана Брюссельдә (Бельгия) ике көнлек эш визиты белән. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Hygiene Technologies («Хайджин Текнолоджис», Бельгия) компаниясенең гигиена продукциясен иң алдынгы җитштерүчеләрнең һәм аның белән тәэмин итүчеләрнең берсе икәнен билгеләп үтте, предприятие шәхси гигиена кирәк-яракларын җитештерү буенча халыкара холдинг составына керә.  

8
ноябрь, 2013 ел
җомга

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Брюссельгә (Бельгия) килде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Ростов өлкәсенә эш визиты кысаларында Таганрог металлургия заводында һәм Бериев исемендәге ТАНТКта булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International