ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2013 ел
җомга

Бүген Ростов-на-Донуда Татарстан делегациясенең визиты кысаларында Татарстан Республикасы белән Ростов өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ астында имзаларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев куйдылар. 

Бүген Ростов шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика делегациясе визиты кысаларында Ростов өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашты. Очрашуда өлкә губернаторы Василий Голубев та катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә эш визиты кысаларында "Ростсельмаш" комбайннар заводы” ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды. Аны Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев озата йөрде. Татарстан делегациясе составында предприятиедә шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль директоры Иван Егоров та булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Ростов өлкәсенә килде. Ростов аэропортында аны өлкә губернаторы Василий Голубев каршы алды. Татарстан делегациясе составына шулай ук республиканың кайбер министрлыклары, эре предприятиеләре җитәкчеләре дә керә.


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
РФ Федераль Җыены Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин озатуында утрау-шәһәрнең православие һәм тарих-архитектура объектларын карады.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Иҗтимагый телевидениесе Советы утырышында катнашты, ул үзенең тапшыруларын быел май аенда башлаган иде. Искә төшерәбез, Минтимер Шәймиев Иҗтимагый телевидение Советы әгъзасы санала.
Бүген Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча РФ Федерация Советы рәисе карамагындагы советның күчмә утырышыннан соң Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко милләтләр эше буенча илдә аерым министрлык булдыруга кагылышлы фикерләрен җиткерде. “Күпмилләтле, төрле конфессия вәкилләре яшәгән Россия дәүләтендә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләрен эшләү белән шөгыльләнүче, төбәкләрдәге вазгыятькә күзәтчелек итүче ведомство булырга тиеш.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мидхәт Кормановны үз теләге белән Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфасыннан азат итү турындагы Указга имза салды.

“Корманов Мидхәт Мәзгүт улын үз теләге белән Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфасыннан азат итәргә”, - диелә Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 7 ноябрендәге 1092-ПУ номерлы Указында.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлык эшчәнлеген алып бару сыйфатын һәм шартларын яхшырту өчен мәгълүмат технологияләрен куллану буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Утырышны видеоконференцэлемтә режимында бөтен федерация субъектларының катнашында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды. РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров чыгыш ясады.

Бүген Татарстан уйлап табулар буенча Роспатентка бирелгән заявкалар саны буенча ил төбәкләре арасында - бишенче, ә уйлап табуларга алынган һәм файдаланылган патентлар саны буенча дүртенче урында. Республикада сәнәгать һәм хезмәтләр күрсәтү белән бәйле предприятиеләрдә бүген инновацияле продукциянең өлеше 18,4 процент тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 3,5 процентка үскән. Бу мәгълүматларны бүген Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча РФ Федерация Советы рәисе карамагындагы советның Казан Ратушасында узган күчмә утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Россия төбәкләре палатасы башлыгы Валентина Матвиенко рәислегендә үткән утырыш ил төбәкләренең интеллектуаль хокук базарын үстерүдәге роленә багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International