ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәткә эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть тармагы активы белән очрашты. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашты.

"Татнефть" ААҖ Директорлар советы бүгенге утырышында  генераль директор Ш.Ф. Тәһәветдиновның лаеклы ялка чыгуы сәбәпле отставкага китүен кабул иттеләр һәм генераль директор урынына моңарчы "Татнефть" ААҖ генераль дирекеторының беренче урынбасары урынын биләгән Наил Өлфәтович Мәгановны билгеләгәннәр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Элмәткә эш визиты кысаларында "Татбурнефть"  идарә компаниясенед бораулау үзәгендә булды. Аны "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов озата йөрде.


23
ноябрь, 2013 ел
шимбә

Бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары һәм дәрәҗәсе турында хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре барлыгы 4,78 млрд. сумга башкарылган. Капиталь ремонт 2013 ел программасына кертелгән 841 күп фатирлы йорттан 840сында тәмамланган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсеше буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышын бүген РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды. Утырыш энергияне сак тоту һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге инновацион үсеш мәсьәләләренә багышланган иде.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы төбәкләрдә энергия нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау буенча ENES 2013 II Халыкара форум кысаларында уздырыла.

21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров һәм Дагстан Республикасы Президенты Рамазан Абдулатипов 2013 елның 17 ноябрендә “Казан” халыкара аэропортында “Боинг 737” самолеты һәлакәтендә үлүчеләр истәлегенә тиз генә ясалган мемориалга чәчәкләр салдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Юстиция министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Илдар Халиков Татарстан Республикасы юстиция министры итеп Лариса Юрьевна Глухованың билгеләнүе турында Татарстан Республикасы Президенты Указы имзалануын хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International