ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә үзләренең һөнәри күнекмәләрен арттыру буенча даими эшләргә кирәк, Татарстан җитәкчелеге аларга бу җәһәттән ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларынң идарәчел компетенцияләрен һәм һөнәри күнекмәләрен үстерү” белем бирү программасының 2 нче өлешен ачуда ясаган чыгышында хәбәр итте.


29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мицуи” компаниясе (Mitsui & Co., Ltd, Япония) проектларын үстерү буенча башкарма директоры Сугавара Масато белән очрашты. Очрашу “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә сөйләшүләр залында узды.

“Казаноргсинтез” ААҖ – ул безнең республика горурлыгы. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиегә нигез салынуга 55 ел һәм беренче продукция чыгарылганга 50 ел тулуга багышланган чарада белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус православие иске обряд чиркәве предстоятеле, Мәскәү һәм Бөтен Русь митрополиты Корнилий белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Рус православие иске обряд чиркәвенең Казан һәм Нократ епископы Ефимий катнаштылар.

Ата-аналарның балалар бакчалары өчен түләүдәге үзгәрешләр Татарстанда мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфаты үсү белән бер вакытта булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры – фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

2013 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 142,9 млрд. сум кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 117,4, кире кайтарылмый торган кертемнәр – 25,5 млрд. сум. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды.

2013 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасында үз керемнәребез 117,4 млрд. сум күләмендә тупланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Бүген Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко "Казанның мактаулы гражданы" исеменә лаек булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар. Тантана Казан Ратушасында "Россия-2018" Оешыру комитеты" АКО Советы утырышы алдыннан үткәрелде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов International Enterprise Singapore (Сингапур) компаниясе генераль директоры урынбасары Чуа Таик Хим белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.


28
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаручы компанияләр ихтыяҗлары өчен коры төзелеш катнашмалары һәм бентонит балчык порошокларын җитештерүче “Баулюкс” компаниясе заводында булды. ТР Президентын "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International