Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Rovio компаниясенең маркетинг буенча вице-президенты - Angry Birds уеннарның бөтендөньяга мәгълүм сериясен иҗат итүче Петер Вестербака белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Татарстан аграрийлары шикәр чөгендеренең калган 27 мең гектарын җыюны 15-20 көн эчендә тәмамларга тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Апас һәм Буа районнарында булганда шундый максат куйды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан вице-премьеры – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Бүген Татарстан Президенты ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республика күренекле урыннарының үткән ял көннәрендә тәмамланган "Россия 10" федераль проектында катнашуның нәтиҗәләрен билгеләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, интернет-тавыш бирү оештыручылары конкурсның ачыграк һәм аңлаешлы булуын тәэмин итәргә тиеш иделәр.
“Бердәм Россия” партиясе вәкилләренә сентябрь сайлауларыннан соң, киеренкелекне бетерергә ярамый, киресенчә, кешеләр белән эшне, аларның проблемаларын чишүне яхшыртырга кирәк, дип белдерде Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Мәскәүдә партия съездында. Съезда ТРдан 27 делегат катнаша, шул исәптән, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында үткән атналык республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика программаларын үтәмәгән өчен, берничә муниципаль берәмлекнең башлыкларын тәнкыйтьләде.
Бүген Казанның Спорт сараенда “Идел буе” конференциясендә Төнге хоккей лигасының өченче сезоны ачылды. “Звезды Ночной хоккейной лиги” һәм “Казанские Драконы” бер-берсен җиңә алмады. Россиянең һәвәскәрләр хоккей лигасы дип аталган Төнге хоккей лигасы 2012 нче елда булдырылган. Хәзерге вакытта ул - Россиянең иң зур спорт оешмасы. Сезонны ачу матчлары Казан, Санкт-Петербург, Чиләбе, Подольск һәм Мәскәүдә уза.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “СТС Медиа” холдингы генераль продюсеры, “Сеть Телевизионных Станций” ЯАҖ генераль директоры Вячеслав Муругов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Мабугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, “Татмедиа” Мабугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов катнашты.