Бүген Иннополис IT-шәһәр төзү мәйданчыгында газ үткәргечен эксплуатауциягә кертүнең беренче этабы узды. Булачак шәһәргә наз кертүне символлаштырган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнаштылар.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе иртәгә, 2013 елның 22 августында Арчада узачак. "Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр" август педагогика киңәшмәсенең пленар утырышы Татарстан Республикасының рәсми порталында on-line режимда трансляцияләнәнчәк (http://prav.tatarstan.ru). Интернет-трансляция 12.00 сәгатьтә башлана.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күпләп сатуның тармакара агросәнәгать үзәге проекты инвестор компанияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры Марат Әхмәтов, FGN Capital фондының Директорлар советы рәисе Александр Халдей һәм башкалар катнашты. Искәртеп үтик, Напомним, күпләп сатуның тармакара агросәнәгать үзәге проектын "Яңа Тура" технополисы территориясендә гамәлгә ашыру планлаштырыла.
"А Плюс Девелопмент" ҖЧҖ генераль директоры Петр Гавырин белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шәһивәлиев катнаштылар.
Пакистан Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аламгир Бабар белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләлр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттәхов катнаштылар.
15 августка булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 94 процентка үтәлгән, ягъни 4,7 млрд. сумның 4,45 млрд. сумнан артыгы үзләштерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмә гадәттәгечә видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, ремонт барышы буенча борчуга сала торган берничә йорт кына бар: Әгерҗе районында (2 йорт), Югары Осланда (бер йорт) һәм Казанда (2 йорт). Гомумән республика капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру буенча артта калмый торган иде. ТР төзелеш министры сүзләренчә, торак йортларны капиталь ремонтлау эшләрен 2013 елның 10 сентябрьенә кадәр тәмамлау планлаштырыла.