ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2013 ел
җомга

Бүген Казанда Х "Газпром" ААҖ Спартакиадасы тәмамланды. Ябылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ҖЧҖ идарә рәисе Алексей Миллер катнаштылар.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарындагы кадрлар үзгәрешенә кагылышлы Указларны имзалады. 2013 елның 23 август УП-823 нче Татарстан Республикасы Указы белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе итеп Әсгать Сәфәров билгеләнде. 2013 елның 23 август УП-822 нче номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы Юрий Камалтынов Президентның кандидатурасы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештерелгәнчегә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. 

Бүген Болгарда Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге тәкъдим ителде. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер катнашты. Әлеге үзәкне тәкъдим итүгә кадәр рәсми затлар Болгар цивилизациясе музее белән берләштерелгән Елга вокзалында, Истәлекле билгедә, Җәмигъ мәчетендә булды. Аннары кунакларга агымдагы елның май аенда ачылган Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге тәкъдим ителде. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул яңа үзәк халыкка хезмәт итәчәк дип белдерде.

Бүген “Газпром” ААҖ идарә рәисе Алексей Миллер Казанга эш визиты белән килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды. Исегезгә төшерәбез, Алексей Миллерның Казанга килүенең төп сәбәбе - "Газпром" ААҖнең X җәйге Спартакиадасын ябу тантанасында катнашу.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре урынбасары, армия генералы  Рәшид Нургалиев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.


22
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Һәр шәһәрнең, һәр илнең конкурентлыгы бүген аларның мәгариф потенциалына бәйле, безгә дә шул юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләренең традицион август педагогика киңәшмәсендә белдерде, ул республиканың мәгариф практикасында заманча технологияләр темасына багышланган иде. Быел киңәшмәне уздыру урыны итеп Арча шәһәре сайланды. Киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап, Рөстәм Миңеханов мәгариф өлкәсе алдындагы төп бурычларны әйтеп узды.

Гомумән Татарстан мәгариф системасы үсешендә уңай динамика күзәтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләренең традицион август педагогика киңәшмәсендә белдерде. Быел киңәшмәне уздыру урыны итеп Арча шәһәре сайланды. Чараны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, киңәшмә эшендә республика хакимият органнары вәкилләре, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр вәкилләре, фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Арчада берничә мәгариф объектында булды. Искәртеп үтик, быел Арча "Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр" Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсен үткәрү урыны дип сайланды (район Мәдәният йорты).


21
август, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Россиянең V Халыкара икътисадый саммиты һәм ИХОның (Ислам хезмәттәшлеге оешмасы) 2013 елгы”KazanSammit”ына әзерләнү буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә оештыру киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә шулай ук ТР министрлыклары һәм ведомстволары, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан таможнясы һәм “Казан” халыкара аэропорты вәкилләре, РФ Федерация Советы вәкиле Андрей Бакланов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Премьер-министр Илдар Халиков дөнья тирәли веломарафонда катнашучылар белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International