ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2013 ел
шимбә
Бүген Төмәндә XIII федераль Сабантуй узды. Бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев катнаштылар. 
Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов бүген Төмәнгә эш визиты кысаларында Җәмигъ мәчетендә һәм Татар мәдәнияте үзәгендә булды. Аны Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев озатып йөрде.

2
август, 2013 ел
җомга
Бүген “Салават” җыр театрының 25 нче сезонындагы икенче концерты булды. Ул Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, атаклы җырчы Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендә барды.

Салават Фәтхетдиновның концертлары 25 нче тапкыр 1августтан 15 нә кадәр гадәттәгечә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза.

Җыр театрының 25 еллыгына багышланган бүгенге бәйрәм тамашасында Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аның хатыны Сәкинә ханым да бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төмәнгә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы белән Төмән өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Документка имзаны Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев салды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәнгә эш визиты белән килде. Иртәгә ТР Президенты сәфәре кысаларында XIII федераль Сабантуенда катнашачак, ә бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Владмир Якушев Татарстан Республикасы сәнгать вәкилләренең концертын карадылар.

Бүген Яшел Үзәндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантанада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясенә старт бирелде. Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин һ.б катнашты. Мохтаҗлык кичергән гаиләләр балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүне күздә тоткан әлеге хәйрия акциясе республикада инде 7 нче ел уздырыла.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Яшел Үзән районына эш сәфәрен каладагы «Родина» мәдәният сараен ачу тантанасыннан башлап җибәрде. 70 елга якын тарихы булган әлеге мәдәният учагы төзекләндерү эшләренә инде күптән мохтаҗлык кичергән. Бүген ул капиталь төзекләндерү эшләреннән соң кабат ишекләрен ачты. Бина ачылышына кадәр Рөстәм Миңнеханов һәм Президентны бу сәфәрендә озатып йөрүче затлар мәдәният йорты каршында балаларның иҗат һәм спорт мәйданчыклары эшчәнлеге белән танышты.

Бүген Казанда “Солнечный”, “Заречье” балаларны сәламәтләндерү лагерьлары базасында IX Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы ачылды. Ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Валерий Пак, Россия геология җәмгыяте президенты Виктор Орлов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигать ресурслары министры урынбасары - Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы Җитәкчесе Валерий Пак белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды, анда Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Морозов, Россия геология җәмгыяте президентыВиктор Орлов, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча идарә начальнигы Равил Мотыйгуллин, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Александр Смирнов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Равиль Моратов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International