ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром”ААҖ Директорлар советының чираттагы киңәшмәсе узды. Төп мәсьәлә – Директорлар советы рәисен сайлау, “Татспиртпром” ААҖ нең 2013 нче елның I яртыеллыгында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында.

31
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов адресына Россия төбәкләре җитәкчеләре һәм Казанда җәйге студентлар Уеннарында катнашучы илләрдән рәхмәт хатлары килә.

30
июль, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан быел авыл хуҗалыгы продукциясен 40 млрд. сумга кимрәк алачак. Моннан тыш, корылык аркасында юкка чыккан чәчүлекләр буенча югалту 3 млрд.сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында булган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

29
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан эчке эшләр органнырының Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру вакытында иминлекне тәэмин итү буенча башкарылган эшләре зур тәҗрибә алырга мөмкинлек бирде. Мондый фикерне бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков, 2013 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе киңәшмәсендә хәбәр итте. Коллегия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Югары мәхкәмә рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров Һ.б. катнашты.

27
июль, 2013 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елның 27 июленнән алып 1 августына кадәр кыска вакытлы отпускка китте.
Татарстан Республикасында бүгенгә 266 мең гектарлык 17% чәчүлек мәйданнары җыеп алынган. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, чара гадәттәгечә видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән уздырылды.
2013 елның 26 июленә Татарстан Республикасында 1 млн. 272,7 мең кв. м. торак гамәлгә кертелде, бу еллык заданиенең 53,1%ын тәшкил итә, ягъни үткән елга карата 107,8%.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин торак төзелеше мәсьәләләре, шул исәптән социаль ипотека буенча да, республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

26
июль, 2013 ел
җомга
"КАМАЗ-Мастер" ярышлар командасы Татарстанның халыкара аренада дәрәҗәсен арттыруга зур өлеш кертте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың иң уңышлы ярышлар коллективының 25 еллык юбилеена багышланган тантанада чыгыш ясаганда хәбәр итте. Тантана Чаллы шәһәрендә команданың базасында узды.
Металл эшкәртү өчен яңа лазер станокларын, шулай ук граждан һәм хәрби билгеләнештәге модельләрне бүген Чаллыга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чаллыга барды. Визит кысаларында Автоград мэры Васил Шәйхразиев озата баруында кайбер объектларда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International