ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
Кичә Казакъстанның Семей шәһәрендә татар милли бәйрәме-Сабан туе узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе хакиме Бирдебәк Сапарбаев катнашты.

16
июнь, 2013 ел
якшәмбе
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе, Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе хакиме Бирдебәк Сапарбаев һәм Семей шәһәре хакиме Айбәк Кәримов озатуында, тумышы белән шушы өлкәдән булган казакъ шагыйре, язучысы, җәмәгать эшлеклесе, композитор, казакъ язма әдәбиятына нигез салучы Абай Конанбаевның тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль музей-тыюлыгында булды.

Алматада Сабантуйны бәйрәм итү кайчан да булса ул уздырылган иң матур җирләрнең берсендә булды. Шундый фикерне Казахтсанның Көньяк башкаласында бәйрәм чараларында катнашкан чагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга визиты кысаларында Алмата татарларының милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Алматада Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында узды, чарада шәһәр хәкиме Әхмәтҗан Есимов та катнашты. 


15
июнь, 2013 ел
шимбә
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Казакъстан Республикасының Семей шәһәренә килде. Аэропортта кунакларны Көнчыгыш- Казакъстан өлкәсе хакиме Бердыбәк Сапарбаев, Семей шәһәре хакиме Айбәк Кәримов, Усть-Каменогорскта Россия Федерациясе генераль консулы Сергей Анненков, Казакъстан Республикасында Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Рафаил Аблаков һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш визиты белән килде. Алматаның халыкара аэропортында аны Алмата хәкиме Әхмәтҗан Есимов һәм Алматада РФ Генераль консулы Виктор Завьялов каршы алдылар.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгындагы хәлләр турында бүген республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Сүз язгы-кыр эшләренең тәмамлануы һәм чәчүлекләрдәге хәлләр хакында барды.
Киңәшмә гадәттәгечә ТР Хөкүмәт Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Татарстан Республикасында шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар-экология ике айлыгына бүген республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров нәтиҗә ясады.

Киңәшмә гадәттәгечә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды, аны Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Бүгенгә Татарстан Республикасында 1 млн.92 мең кв.м торак, яисә еллык йөкләмәнең 45,6 проценты сафка бастырылган. Апас, Лаеш, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнары еллык планны үтәгәннәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында үткән республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

14
июнь, 2013 ел
җомга

Казанда Универсидага әзерлек эшләре тәмаланды диярлек, Татарстан башкаласы тулысынча студент Уеннарына әзер булсын өчен транспорт инфраструктурасы һәм төзекләндерү буенча берничә эшне генә бетерәсе бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов белән бергә Универсиада объектларын карап чыкканан соң хәбәр итте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International