ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Студентлар уеннарының баш медиа-үзәген ачканда Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыруда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең мөһим ролен билгеләп үтте. Республика Президенты белән бергә Kazan Arena стадионындагы медиа-үзәктә посетили ВГТРК холдингы генераль директоры Олег Добродеев һәм “Спортивное вещание” АНО җитәкчесе Василий Кикнадзе да булды.

Бүген Казанда Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) Генераль ассамблеясенең ике көнлек утырышы ачылды, анда Татарстан башкаласының XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарына әзерлеге турындагы мәсьәләләр каралачак.

2
июль, 2013 ел
сишәмбе
2013 елда федераль һәм республика бюджетыннан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм өчен Татарстанда 1,2 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган, 2013 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чараларына багышланган брифингта, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Брифингта шулай ук ТР икътисад министры урынбасары-Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин катнашты.
Татарстанда легаль алкоголь продукциясен сату күләмнәренең күпкә кимүе күзәтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында, республикада алкоголь базары торышы һәм спиртлы продукциянең легальлеге һәм сыйфаты өстеннән контрольгә багышланган брифингта Этил спирты, алкоголь продукция җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты өстеннән дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР дәүләт инспекциясе башлыгы Игорь Марченко хәбәр итте.

1
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Казан Универсиадасы символикасы сурәтләнгән почта маркасы һәм конверты бүген рәсми кулланылышка керде. Реконструкциядән соң башкаланың Кремль урамында ишекләрен ачкан 420000 нче номерлы почта бүлекчәсен ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия почтасы” ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов, ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Универсиаданың махсус штемпелен салып марка белән конвертны символик әйләнешкә кертеп җибәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "Казан"аэропортының реконструкцияләнгән 1 нче терминалы эше белән танышты. Аны Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов озатып йөрде.

"Казан-Аэропорт" интермодаль тимер юл ботагы аша яңа автомобиль юлын бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Усады һәм авыллары арасында күпер ачылуы тантанасында шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Лаеш муниципаль районы Михаил Афанасьев катнаштылар.


30
июнь, 2013 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеп килүче һәм яңа гына төзелеп беткән Казандагы Бөтендөнья Универсиадасы объектларын әйләнеп чыкты. Аны Казан мэры Илсур Метшин,  ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР  яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада  Дирекциясе башлыгы  Владимир Леонов озата бардылар.

«Казан-Арена» футбол стадионын тиешле санитар-экологик халәткә китерер өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан волонтерлар ярдәме кирәк булачак. Тр Хөкүмәт Йортындагы республика киңәшмәсендә бүген бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белдерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президленты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Киңәшмә гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук киңәшмә on-line  режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми порталиндагы сылтамада www.prav.tatarstan.ru)

Татарстан Республикасында 2013 елның 30 июне торышына 21466 күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен алуга гариза язган.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында  җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте. ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Киңәшмә гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук киңәшмә on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми порталиндагы сылтамада www.prav.tatarstan.ru). 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International