Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һәм “Алабуга” МИЗ янындагы тимер юл инфрастуктурасының тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. “Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ базасында узган киңәшмәдә шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин да катнашты.
“Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминиятенә 20 ел” мактаулы тамгасын бүген Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды рәисе Наталья Стадченко Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановка тапшырды. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының яңа бинасында (Казан, Ветеринарная ур.,6) узды.
Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды рәисе Наталья Стадченко белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, шулай ук чарада ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин,ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Алсу Мифтахова катнаштылар.
Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов Сабантуй бәйрәме уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. "Кадерле татарстанлылар! Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Татарлар һәм күпмилләтле республика халкы өчен бу иң көтеп алынган күркәм һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар элек барлыкка килеп, Сабантуй үзенең милли үзенчәлеген саклап кала алды" - дип әйтелгән котлау сүзендә.