Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте партнерлары - чит ил махсус хезмәтләре, иминлек органнары һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре бүген Татарстан республикасының Лаеш муниципаль районында узган Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия ФИХ директоры Александр Бортников һәм башкалар катнаштылар. Бәйрәм мәйданчыгы итеп Кама буенда урнашкан Лаеш шәһәренең көньяк-көнбатыш ягы ("Белые горы" микрорайоны) сайланды. Биредә импровизацияләнгән остаханәләр - чүлмәк ясаучы, тимер эшкәртүче, күн эшкәртүче һәм башка остаханәләр, Сабантуй кунаклары һәм катнашучылар Сабантуйның гадәти ярышларында катнаштылар.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе урынбасары Сергей Маврин белән очрашты. Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Контитуция Суды Рәсе Виктор Демидов катнаштылар.
Татарстан җитәкчелеге Мәскәү һәм Казан арасында югары тизлекле тимер юл магистральләре салу белән бик кызыксына һәм "РЖД" ААҖгә проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "РЖД" ААҖнең беренче вице-президенты Александр Мишарин белән очрашу барышында белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
2013 елның 5 июнендә, Парижда Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан тарих һәм мәдәният һәйкәлләре – Казан Кремле, борынгы Болгар һәм Зөя утрау шәһәрчегенең бөтендөнья универсаль хәзинә мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар. Кунаклар резидент-компанияләрнең заводлары төзелеше белән таныштылар.
Бүген, Александр Сергеевич Пушкин туган көнне, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов шагыйрь һәйкәленә чәчәк салды. Казанда Александр Пушкинга һәйкәл Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында куелган. Шагыйрьне олыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы иҗат зыялылары вәкилләре килгән иде.
Бүген Казанда Чит дәүләтләрнең - Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте партнерларының махсус хезмәтләре, иминлек органнары һәм хокук саклау органнары җитәкчеләренең XII киңәшмәсе ачылды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнаша.
Россия Федерациясенең Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников бүген кич Татарстан Республикасы башкаласы Казанга килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль һәм республика хакимият структуралары вәкилләре каршы алдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Хендэ Мотор БДБ” ҖЧҖ генераль директоры Ку Йон Ги әфәнде, Hyundai компаниясенең Россия бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Россиянең әйдәүче автомобиль ММЧ журналистлары белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.