Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Владимир Уйба белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.
Татарстан укучыларының Россиякүләм һәм халыкара олимпиадалардагы уңышлары соңгы елларда аеруча сөендерә. Соңгы дүрт ел дәвамында Бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренчелекне бирмәде. Ил күләмендә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, ныклы дүртенче урында барды. Быел исә республика Идел буе төбәкләре арасында лидерлыкны саклаган хәлдә, ил күләмендә бер баскыч күтәрелеп, олимпиадалар нәтиҗәләре буенча өченче урынга чыккан. “Алга таба тагын бер баскычка күтәрелүне максат итеп куябыз”, -ди мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Ул бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия һәм халыкара предмет олимпиадалары җиңүчеләре, призерлары белән очрашуында җиткерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, КФУ ректоры Илшат Гафуров, укучыларны олимпиадаларга әзерләгән мөгаллимнәр катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Шишеджам” компаниясе (Төркия Республикасы) җитәкчелеге вәкилләре белән компаниянең проектларын киләчәктә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ ППТ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ФИФА Башкарма комитеты әгъзасы Хани Абу Рида белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Казанда 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов катнаштылар.
Бүген Казан шәһәрендә “Энергетика инфраструктурасына инвестицияләрне нәтиҗәле җайга салу һәм стимуллаштыру” энергетика регуляторларының G20 форматындагы “түгәрәк өстәл”е Казан Ратушасында узды. Чарада Тарифлар буенча федераль хезмәт (ТФХ) җитәкчесе Сергеей Новиков Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, энергетика регуляторлары – G20дә катнашучы илләр (Аргентина, Бразилия, Кытай, Мексика, Көньяк Африка, Төркия, Бөекбритания, АКШ) һәм энергетиканы җайга салу ассоциацияләре вәкилләре катнашты. Кунакларны һәм “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны сәламләп, ТФХ җитәкчесе Сергей Новиков билгеләп үткәнчә, чара “егермелек” чараларының формаль кысаларыннан башка, оutreach форматында уза, әмма бу эксперт эш “егермелек” форматында рәсми эшләүче белгечләр һәм энергетика регуляторлары – G20дә катнашучы илләр өчен файдалы булыр дип күз алдына китерелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Тарифлар буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергеей Новиков һәм Россия Федерациясе Президенты Эксперт идарәсе башлыгы Ксения Юдаева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Казахстанда яшәүче татарларның уңайлы тормыш өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар: хакимиятләр белән диалог һәм үз телләрен, мәдәниятен, үзенчәлеген саклап калу өчен һәм монда ил җитәкчелегенең дә өлеше бик зур. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казахстан Республикасы милли-мәдәни берләшмәләре делегацияләре белән очрашуда шул фикерне әйтте. Очрашу Татарстан Республикасы делегациясенең Казахстан Сабантуена визиты кысаларында Уральск шәһәрендә узды, анда шулай ук Көнбатыш Казахстан өлкәсе хәкиме Нурлан Ногаев, Россия Федерациясенең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, Казахстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары Ералы Тугжанов катнашты.