Бүген Рөстәм Миңнеханов Томскка эш визиты кысаларында Томск өлкәсе татарларының Региональ милли-мәдәни автономияләре вәкилләре белән очрашты. Татар мәдәнияты үзәгендә узган очрашуда Томск өлкәсенең Закон чыгару думасы рәисе Оксана Козловская, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров та катнаштылар.
Фәнни эшләнмәләр һәм инновацияләрне гамәлгә кертү Татарстан икътисадының традицион тармакларын – нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелешен үстерү өчен мөһим шарт булып тора. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген Томск шәһәрендә INNOVUS XV форумы пленар утырышында чыгыш ясаганда әйтте. Форумда Татарстан делегациясе составына шулай ук республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин да бар иде.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында ТР буенча яңа баш федераль инспектор Ренат Тимерҗановны рәсми рәвештә тәкъдим иттеләр. Баш федераль инспектор постында Ренат Тимерҗанов Рөстәм Идрисовны алыштырды. Ренат Тимерҗановка ТР буенча баш федераль инспектор вазыйфасында федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары эшчәнлеген координацияләү һәм РФ Президенты указлары гамәлгә куелышын контрольдә тоту, шулай ук милләтара килешүне саклау һәм дини экстремизмга каршы көрәш кебек төп мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белдерде.
Бүген Мәскәүдә Бөтенроссия күргәзмә үзәгендәге № 75 павильонында "Комплекслы иминлек - 2013" иминлекне тәэмин итү чараларының халыкара салоны кысаларында күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов та булды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңел атлетика бөтенроссия федерациясе президенты Валентин Балахничев белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, Татарстан Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов катнаштылар.
Ленинград өлкәсе делегациясенең Татарстанга килүе – гамәли чара һәм ул өлкә вәкилләрен республиканың төрле тармакларындагы тәҗрибә белән таныштыруга юнәлдерелгән. Бу хакта бүген Ленинград өлкәсе делегациясен җитәкләүче губернатор Александр Дрозденко Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашу йомгаклары буенча белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук вице-премьер – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан вице-премьеры Әсхәт Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Ленинград өлкәсе делегациясе әгъзалары катнашты.