ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Корбангули Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу Ашхабадта, Огүзхан исемендәге Төрекмәнстан Президенты сарае комплексында узды.  
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Согуд Гарәбстанына сәфәре нәтиҗәләре турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз барды. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов билгеләп үткәнчә, визит кысаларында рәсми затлар, Җиддә шәһәрендә узган икътисади форумда катнашкан. Форумның ачылыш өлешендә үк Согуд Гарәбстаны Президенты чыгыш ясагач, Рөстәм Миңнеханов, алардагы шәһәр, инфраструктура төзелеше, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларның безнеке белән бик охшаш булуына игътибарны юнәлткән.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышы булды. Аңа ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров рәислек итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадка эш визиты белән килде. Ашхабад халыкара аэропортында аны Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморат Хуҗамөхәммәдов, Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Блохин һәм башкалар каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Республика эксперт төркеме комиссиясенең “Чистай” индустриаль паркы инфраструктурасын төзүнең торышын һәм аның әзерлеген мониторинглау барышында алынган эш нәтиҗәләрен карауга багышланган киңәшмә уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия Республикасының Транспорт, инновация һәм технология министры урынбасары Андреас РАЙХХАРДТ белән очрашты. Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаштылар. Австрия делегациясендә берничә Австрия компаниясе вәкилләре булды.

19
март, 2013 ел
сишәмбе
Казан шәһәрендәге 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек график буенча җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы бара. Бүген бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Физик культура һәм спортны үстерү советының Казанда узган утырышында белдерде. Совет эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, спорт федерацияләре җитәкчеләре катнашты. Утырыш Универсиаданың Халыкара мәгълүмат үзәгенең яңа бинасында узды.

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда узган эшлекле сәфәрендә Су спорт төрләре сараенда, төзелеп килүче футбол стадионында, Гимнастика сарае һәм Теннис академиясендә булды. Дәүләт башлыгын РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озата бардылар.

Бүген Казанга эшлекле сәфәргә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде. "Казан" халыкара аэропортында дәүләт башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин каршы алдылар.
Бүген Казанга Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советының вәкилләре күчмә утырышта катнашу өчен килделәр. "Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International