Бүген Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Брнода (Чехия Республикасы) Honeywell фәнни-җитештерү үзәгендә булдылар. Визит барышында аэрокосмик һәм автомобиль сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре, биналарны автоматлаштыру өлкәсендә Honeywell карарларыннан файдалану перспективалары, шулай ук астрофизика һәм геодезия өлкәсендә потенциаль хезмәттәшлек Казан (Идел буе) федераль университеты (К(И)ФУ) белән буенча фикер алыштылар.
Бүген Чехия республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Чехия Республикасы Парламентында рәссам Розалия Габделгәрәеваның шәхси күргәзмәсе һәм Чехия осталарының Россия Федерациясенең Чехиядәге сәүдә вәкиле АлександрТуров коллекциясеннән хезмәтләре күргәзмәсе ачылу тантанасында катнашты.