ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2013 ел
җомга
Прокуратура ярдәменнән башка мәдәни мирасны саклап калу мөмкин түгел, моннан тыш, мәдәни мираска мөнәсәбәтне үзгәртү дә кыен. Бүген Казан Ратушасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев инициативасы буенча оештырылган Идел буе федераль округы субъектлары прокуратуралары семинарында шулай дип белдерде. Семинар эшендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ИФО субъектлары прокуратураларының бүлек башлыклары һәм прокурорлары катнашты.
«Алабуга» махсус икътисадый зонасының Күзәтү советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Күзәтү советы әгъзалары «Алабуга» МИЗ резидент статусы алуга дәгъва кылучы компанияләр заявкаларын карады. Резидент статусын алуга «Габриэль-Хеми» Австрия компаниясе һәм «Вертикаль» Россия компаниясе дәгъва кылды.
Узган ел Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 77,5 млрд сумлык тулай продукция җитештерелгән. Ә барлык формадагы хуҗалыкларда җитештерелгән тулай продукция күләме 147,5 млрд сум тәшкил итә.
“Яңа стадион төзелешен тәмамлау һәм шәһәрне чистарту, төзекләндерү, матурайту эшләрен башкаруда Казанга республиканың, муниципаль берәмлекләрнең ярдәме кирәк”. Бүген ТР Хөкүмәте йортында торак йортларны капиталь төзекләндерүгә багышлап видеоконференция режимында уздырылган республика киңәшмәсен Президент Рөстәм Миңнеханов шушы сүзләр белән ачып җибәрде.

14
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенә ярдәм буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында булды.

Татарстан Республикасының гаилә фермаларын һәм шәхси хыҗалыкларны үстерү, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, хакимият органнары өчен кадрлар әзерләү һәм аларны яңа һөнәргә өйрәтү өлкәсендәге тәҗрибәсе, шулай ук башка проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән Дагыстан Республикасы белгечләре уртаклашырга әзер. Бу хакта бүген Дагыстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамазан Абдулатипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында белдерде. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясенең сөйләшүләр алып бару залында узды.  
 Дагыстан Республикасы делегациясе Дагыстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамазан Абдулатипов җитәкчелегендәбүген кыска визит белән Казан шәһәренә килде. Кунаклар югары технологияләр паркында – ИТ-паркта (Казан, Петербург ур.), анда алар өчен мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге проектлар тәкъдир ителде. 

Бүген Казан IT-паркында Windows 8 нең кабат презентациясе узды. Бу юлы инде аның татар теленә тәрҗемә ителгән интерфейсы тәкъдим ителде. Презентациядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дагыстан башлыгы вазифаларын башкаручы Рамазан Абдулатыйпов, Microsoft ның Көнчыгыш һәм Үзәк Европадагы президенты Дон Грент, Microsoft ның Россиядәге президенты Николай Прянишников, ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Гомумйорт ихтыяҗлары буенча һәрбер йортка аудит уздырырга кирәк, дип саный Президент. Бүген Казан ратушасында уздырыла торган Казан каласы икенче чакырылыш Думасының XXI сессиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алды.
Бүген Казан ратушасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Казан каласы икенче чакырылыш Думасының XXI сессиясендә мэр Илсур Метшин шәһәр хакимиятенең узган елдагы эшчәнлегенә хисап тотты.
«Майкрософт» (Microsoft) компаниясе җитәкчеләре белән Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Чарада киләчәктә дә компания белән багланышлар алып бару һәм «Майкрософт» программалы продуктларын куллану мәсьәләләре турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан «Майкрософт» компаниясе белән системалы рәвештә эш итүе турында әйтеп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International