ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2012 ел
җомга
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан сафка бастырылган торак күләме буенча Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Санкт-Петербург шәһәреннән генә калышып, ил күләмендә 4 нче урын алган. Республикада 2011 елда 2 млн 396 мең кв. метр мәйданда торак төзелгән булса, быелгы план йөкләмәсе тагын да зуррак – 2 млн 480 мең кв метр мәйданны сафка бастырырга кирәк.

26
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе
“Суд приставларының эше һәрвакыт авыр һәм катлаулы булды. Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе гражданнарга, җәмгыятькә закон, суд системасы булуын, кануннарның, суд карарларының үтәлергә тиешлеген һәрдаим искә төшереп тора. Аларның эшчәнлек сыйфаты халыкның, предприятие-оешмаларның судларга, гомумән, дәүләт системасына булган ышанычын билгели”. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Суд приставлары федераль хезмәте ТР идарәсенең ел йомгакларына багышланган коллегиясендә ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» («PricewaterhouseCoopers» – «PwC») халыкара фирмалар челтәре җитәкчелеге белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) узучы Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында берничә чарада булды.

Бүген Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең, узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясауга һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов, РФ буенча Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Павел Николаев, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давсота (Швейцария) “Philips Eclectronics” компанисе вице-президенты, базар җитәкчесе һәм башкарма комитет әгъзасы Рональд де Йонг белән очрашты.

25
гыйнвар, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисад форумында катнашу өчен Давоска (Швейцария) килде. Рөстәм Миңнехановны ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар озатып йөри.
Хәзерге вакытта Татарстанда 100дән артык оешкан җинаятьчел формированиенең (ОПФ) 10 меңнән артык әгъзасы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы исәбендә тора. Бүген коллегия утырышында ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров хисап белән чыгып, алдагы ел бурыч-максатларының берсе буларак 2 хәтәр мәсьәләне хәл итүне кузгатты. Шушы җинаятьчел формированиеләрнең иректәге әгъзалары арасында, тагын яшьләр төркемнәре (группировкалары) арасында әледән-әле тәэсир итү даирәсе һәм беренчелек бүлешү буенча бәрелешүләр булып ала. Сәләфиләр - традицион булмаган ислам тарафдарлары Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевскида аеруча актив. Яшьләр арасында радикаль экстремистик оешмалар, шул исәптән “Хизб-ут-Таһрир әл-Ислами” кебек халыкара террористик оешмасы, “Әт-Тәкъфир вәл-Һиҗра”, “Таблиги-Җәмәгать” һ.б. хәрәкәтләр тарафдарлары саны артуы күзәтелә, миләтчел һәм профашистик карашлылар мәсьәләләре актуальләшә бара, дип таный министр. Былтыр, мәсәлән, полиция хезмәткәрләре экстремистик һәм террористик юнәлешле 18 җинаять ачыклаган һәм алар шушы оешма-хәрәкәтләр тарафдарларына нисбәтле: җинаять җаваплылыгына 31 кеше тартылган.
Республика өчен 2011 ел, хокук саклау структураларының да, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының да, һөнәри һәм нәтиҗәле эшчәнлеге бәрабәренә, уңышлы булды: тулаем региональ продукт 1 трлн. 250 млрд. сум тәшкил итте, сәнәгатьтә 1 трлн. 300 млрд. сумлык продукция җитештерелде; 2 млн. 400 мең кв.метрга якын гомуми мәйданда торак кулланылышка тапшырылды, социаль торакка 14,5 млрд. сум инвестицияләр җәлеп ителде, күп катлы 1024 торак йорт капиталь төзекләндерелде (соңгы 4 елда 9 мең шундый йорт федераль программа буенча капиталь төзекләндерелде һәм 26 млрд. сумнан артык акча тотылды); 12 мең бала балалар бакчасында урынлы булды һ.б.
Бүген Казан Идел буе федерал университетының актлар залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус дәүләт стипендиясенә ия булучылар белән очрашты. Россия студентчылыгы бәйрәме - “Татьяна көне”ндә уздырылган очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе – КФУ ректоры Илшат Гафуров, “ТР Студентлар лигасы” президенты Тимур Сөләйманов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, мөгаллимнәре, “Лидер” республика яшьләр клубы, студент яшьләр иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International