ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия эчке эшләр министры урынбасары Сергей Булавин белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов һәм башкалар катнашты.

24
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара тһэквондо федерациясе делегациясе белән очрашты. Делегацияне WTF генераль секретаре Джин Сук Янг җитәкли.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Аның эшендә ТР буенча федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР прокуроры Кафил Әмиров, Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев, Федераль Куркынычсызлык Хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов, ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм башкалар катнашты. Төп доклад белән идарә башлыгы Павел Николаев хисап тотты.
Тиздән Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер нигезләренә өйрәтүче “Интернет-долголетие” дигән яңа проект старт алачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр ителде. Очрашуда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина һәм Россия Пенсионерлар берлегенең ТР төбәк бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина катнашты.

23
гыйнвар, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда киң колачлы төзелеш һәм реконструкция проектларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Республика башлыгы төзелеш эшләре алып барыла торган “Әкият” курчак театрында, шулай ук реконструкция эшләре җәелдерелгән Республика клиник хастаханәсендә һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә булды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерлек барышында спорт һәм транспорт объектлары төзелеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның спорт һәм транспорт инфраструктурасы объектларында булып, төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Республика башлыгын Казан мэры Илсур Метшин белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде.

21
гыйнвар, 2012 ел
шимбә
Бүген Казанда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Студентлар баскетбол ассоциациясе” коммерцияле булмаган оешмасы арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Документны РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко һәм “Студентлар баскетбол ассоциациясе” коммерцияле булмаган оешмасы президенты, РФ юстиция министры Александр Коновалов үз имзалары белән беркетте.

Бүген Казанга эш сәфәре белән килгән Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Рогозин Казан вертолет заводында һәм Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә булды. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасарын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе президенты Михаил Погосян озатып йөрде.
Быел Татарстанда халыктан 2 миллиард 114 миллион сум акча җыю күздә тотыла. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә әнә шул хакта хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International