Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы утырышында катнашты. Әлеге утырышта РФ Президенты Дмитрий Медведев Россия алда торган децентрализациянең төп алымнарын һәм проблемаларын билгеләде.
Бүген Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россия Федерациясе Финанс министрлыгының бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча киңәйтелгән утырышы узды. Аны РФ Финанс министры Антон Силуанов алып барды.