ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Казанда Дәүләт милке белән идарә буенча федераль агентлык эшчәнлегендә электрон мәйданнарны куллану мәсьәләләренә багышланган илкүләм киңәшмә ачылды. Аның эшендә Дәүләт милке белән идарә буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Валерий Белый, агентлыкның ТР идарәсе җитәкчесе Елена Паткина, башка төбәк идарәләре җитәкчеләре, ТР Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы генераль директоры Яков Геллер, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы җитәкчеләре, дәүләт заказы өлкәсендә эшләүче белгечләр һ.б. катнаша. “Корстон” дагы ачылыш тантанасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Газпром трансгаз Казан" хезмәткәрләре өчен төзелгән 16 катлы 146 фатирлы торак йортны тапшыруда катнашты.

Бу тантаналы чарада Казан мэры Илсур Метшин, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков та катнашты.
Заманча күп катлы торак йорт Казанның Совет районы Альберт Камалиев урамында урнашкан. Биредә социаль инфраструктура булдырылган – гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, кибетләр, машина кую урыннары, төзекләндерелгән ишегаллары.
Алдынгы, креатив идеяләрне проектларга салган Татарстан яшьләрен үзләрен тагын бер кат сынап карый ала. Агымдагы елның 17 ноябрендә республикада узачак Яшьләр форумы менә дигән мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борханов сөйләде.

“Әлеге форумда яшьләр уртак яисә шәхси проектларын тәкъдим итә алачак. Шуның белән алар үз сәләтен күрсәтә, потенциалын тормышка ашыра ала. Мондый чаралар шулай ук фикердәшләреңне табарга һәм дәүләт ярдәмен аларга мөмкинлек бирә”, - дип саный министр.

11
октябрь, 2010 ел
дүшәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүм галим Миркасыйм Госмановның тормыш иптәше Салисә Госмановага кайгы уртаклашкан телеграмма юллады.
“Алабуга” махсус икътисади зонасында Rockwool компаниясе заводын төзү мәсьәләсе бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Rockwool International компаниясе президенты Элко ван Хил белән очрашуында күтәрелде.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Rockwool компаниясе “Алабуга” МИЗ ның тәүге резидентларының һәм Татарстанның җитди стратегик партнерларының берсе. Татарстан башлыгы Rockwool International компаниясе президенты Элко ван Хил белән соңгы тапкыр Копенгагенда, РФ Президенты Дмитрий Медведевның 2010 елның апрелендә Дания Корольлегенә сәфәре кысаларында, очрашкан иде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сенегал Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мамаду Салиу Диуфа икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.

Очрашудан соң Сенегал Республикасы илчесе Мамаду Салиу Диуфа журналистларга хәбәр иткәнчә, бу аның Россиягә ясаган тәүге визиты. Ул Сенегал Республикасының Татарстан белән икътисади, иҗтимагый һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксыну белдерүен һәм моның өчен кирәкле барлык шартларның да булуын ассызыклады. “Татарстан һәм Сенегал халкының уртак әйберләре күп. Ике республикада да мөселман дине таралган. Татарстан Республикасын Сенегалда “КАМАЗ” ААҖ продукциясе һәм Татарстан командасының “Париж-Дакар” узышларында катнашуы аркасында беләләр”, - диде кунак.

10
октябрь, 2010 ел
якшәмбе
Сайлау алды кампаниясе моңа кадәр булмаганча тыныч һәм цивиль узды, партияләр дә, кандидатлар да “кара пиар” белән көрәшмәде һәм листовкалар күбрәк булсынга омтылмады, ә үзләренең сәяси платформалары, шәхси карашлары белән лаеклы булуын раслады. Бу исә оешачак муниципалитетлар һәм аларда булачак советлар, чыннан да, республика халкының лаек вәкилләре була, халык файдасына сыйфатлы эшли алачак дигән сүз.
Бүген, бердәм тавыш бирү көнендә, татарстанлылар барлык муниципаль берәмлекләрдә вәкиллекле органнарга депутатлар сайлый.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән Казанның Вахитов районындагы 41 нче сайлау участогында тавыш бирде. Республика башлыгы соңыннан муниципаль сайлаулар хакындагы фикерләрен журналистлар белән уртаклашты.

9
октябрь, 2010 ел
шимбә
Татарстанга эш сәфәре белән килгән Россия транспорт министры Игорь Левитин бүген Казанның транспорт инфраструктурасы үсеше белән танышты. Аны республика башкаласы буйлап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

И.Левитин беренчеләрдән булып Декабристлар урамы һәм Ямашев проспекты чатында төзелүче юл чишелеше белән танышты. Әлеге объектта төзелеш эшләрен 2010 елның ахырына төгәлләү күздә тотыла, аның бәясе 1,2 миллиард сумнан артып китә. Зур Казан боҗрасы участогының (тимер юл вокзалыннан алып “Химиклар” Мәдәният сараена кадәр) гомуми бәясе, әлеге участокка керүче юл чишелешен дә исәпкә алып, 2010 елның 1 кварталы бәяләрендә 4,817 миллиард сум тәшкил итә.
Бүген Казанның Совет районында башкалабызда Бөтендөнья студентлар уеннары алдыннан төзелгән 2013 елгы Универсиаданың 23 нче объекты үз ишекләрен ачты. Бокс һәм өстәл теннисы үзәге Универсиаданың агымдагы елда ачылган 13 нче объекты булды.

Фәйзи урамында урнашкан Бокс һәм өстәл теннисы үзәген ачу тантанасында Россия транспорт министры, РФ Өстәл теннисы федерациясенең күзәтүчеләр советы башлыгы Игорь Левитин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International