ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2010 ел
җомга
Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Энергетиканы саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү һәм Россия Федерциясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законны гамәлгә ашыру бурычлары турында” семинар-киңәшмә узды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия үсеш банкы идарә рәисе Сергей Крюков белән очрашты. Сөйләшүдә Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча"РосБР" ААҖ дәүләт программасын тормышка ашыру турында сүз барды.

3
июнь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген террористик юнәлешле җинаятьләрне тикшерү мәсьәләләре буенча БДБ илләре алдан тикшерү органнары вәкилләре катнашында Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында халыкара фәнни-гамәли конференция башланды.

2
июнь, 2010 ел
чәршәмбе
Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Свинаренко ТР территориясендә "Роснано" дәүләт корпорациясе катнашында инвестицион проектлар турында сөйләште.

Очрашуда шулай ук "Роснано" корпорациясенең инфраструктур эшчәнлек буенча идарә директоры Евгений Евдокимов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, "Идея" технопаркы генераль директоры Сергей Юшко катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 3нче Республика клиник хастаханәсенең төзекләндерү эшләре бара торган акушерлык бүлеген карады. Аерым алганда, ул булачак аналарның үз туганнары белән Интернет аша аралашу мөмкинлекләре, балалар сырхауханәләре белән тиз генә элемтәгә керергә мөмкинлек бирә торган VITA системасы белән танышты, яңа туган сабыйлар ята торган реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә булды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясе вице-президенты Сергей Алдошин белән эшлекле очрашу үткәрде.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Сергей Алдошин һәм Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасының эре проектлары, химия һәм нефтехимия өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләште.

1
июнь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов-Дон шәһәрендә эш сәфәрендә. Биредә бу көннәрдә Россия-Европа Берлегенең 25нче юбилей саммиты уза. Саммитта “Модернизация өчен партнерлык” дигән инициативага старт бирелде. Россияне бу халыкара чарада РФ Президенты Дмитрий Медведев тәкъдим итә.
Бүген “Форсаж” картинг-үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына балалар арасында картинг ярышлары старт алды. Башкалага бөтен республикадан иң яхшы узышчылар килде, ярышларда 9 яшьтән алып 16 яшькәчә 120 бала катнаша.
Быел республикада 190 меңнән артык бала һәм үсмер җәйге каникулларын ял һәм савыктыру, хезмәт лагерьларында уздырачак. Бүген, каникулларның беренче көнендә, ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта бу мәсьәлә очрашуның төп темасы иде. Татарстанда балалар һәм үсмерләрнең ялын оештыру хакында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры уранбасары Наталья Бутаева сөйләде.

31
май, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "ДеЛаваль" компаниясе (Швеция) президенты Йоаким Розенгрен белән очрашты.

Очрашуда сөт терлекчелеге өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү турында сүз барды. Шулай ук, республикада "ДеЛаваль" компаниясенең яңа җитештерүен ачу мөмкинлеге турында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International