ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Россия Проба палатасы җитәкчесе Владимир Моспан белән очрашты.

Сүз республикадагы зәркән сәнәгате турында барды.

Россия Проба палатасы җитәкчесе Владимир Моспан фикеренчә, Татарстанда моның өчен барлык шартлар да бар.

"2010-2020 елларда Татарстан Республикасында биотехнологияләр үстерү" максатчан программасын бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында кабул иттеләр. Утырышны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Программа "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ инициативасы белән Россия биотехнологлар Җәмгыяте катнашында эшләнгән. Программаның финанслау күләме 30 млрд. сум тәшкил итә.


20
март, 2010 ел
шимбә
Бүген Казанда, “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында республиканың Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фондын тәкъдим итү узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Татарстан Республикасында капиталь ремонт эшләре 38 муниципаль берәмлектә 392 йортта бара. Бүген эшләр 5 муниципаль районда: Азнакай, Яңа Чишмә, Теләче, Тукай һәм Чирмешән районнарында башланмаган. Ул хакта бүген капремонт һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.

Киңәшмә видеоконференция тәртибендә узды. Чарада барлык муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


Җиңүнең 65-еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү кысаларында Татарстан Республикасында 1849 ветеран торак шартларын яхшырткан. Шул исәптән 2010 елның гыйнварыннан бирле яшәү шартларын 1563 кеше яхшы якка үзгәрткән.

Ул хакта бүген капиталь ремонт үткәрү һәм торакны файдалануга тапшыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдерде. Киңәшмә видеоконференция тәртибендә узды. Чарада барлык муниципаль районнар да катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Татарстан Республикасында бөтенсезон чаңгы шуу комплексын төзү перспективалары турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Проектны “Комплексное энергоразвитие” ҖЧҖ белгечләре (КЭР-холдинг, Казан) тәкъдим итте.


19
март, 2010 ел
җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша.

Утырыш Кировта уза. Ул Идел буе төбәкләрендә балалар, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар хокукларын яклау буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләренә багышлана. Моннан кала, утырыш барышында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре дә каралачак.

18
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү халыкара химия саммитында чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез: саммит Россия фәннәр академиясе һәм Россия эшкуарлар берлеге ярдәме белән Мәскәү хөкүмәте, Россия химиклар берлеге тарафыннан үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү халыкара химия саммиты эшендә катнаша. Саммитны Россия фәннәр академиясе һәм Россия эшкуарлары берлеге ярдәме белән Мәскәү Хөкүмәте, Россия химиклар берлеге оештыра.

17
март, 2010 ел
чәршәмбе

2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиаданың халыкара матбугат үзәге Мәскәү урамындагы Боз cараенда урнашачак. Мондый карарга Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге универсиаданы массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре буенча эшлекле төркем әгъзалары килде. Алар Универсиаданың берничә объектын карап чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International