Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады.
Чара Россия Федерациясенең Франция Илчелегендә оештырылган иде.
Концерт башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең Франциядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Орлов «Хәзерге Татарстан» фотокүргәзмәсен һәм халык сәнгате һөнәрләре күргәзмәсен карадылар, анда милли бизәкләр төшерелгән күн эшләнмәләр, сувенир продукция, традицион милли баш киемнәре – түбәтәйләр, милли татар киемнәреннән курчаклар һәм башкалар куелган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Парижга (Франция Республикасы) килде.
«Ле Бурже» аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Франциядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Орлов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстан халыкка электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә Россия төбәкләре арасында беренче урында тора. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Министр “Без портал эшеннән канәгать” дип билгеләп үтте.
Татарстан, тышкы сәяси катлаулыкларга карамастан, Германия төбәкләре белән һәрвакыт актив хезмәттәшлеккә әзер, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония (ГФР) Ирекле дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашуда хәбәр итте.
Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстанга Германия федератив республика делегациясе визиты кысаларында Казанда «Татарстан – Саксония» икътисади форумы үткән. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саксония (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан һәм Саксония дәүләт хакимияте һәм бизнес вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстанга өч көнлек эш сәфәре белән Саксония (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан предприятиеләрендә товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатының мәгънәсен аңлау елдан-ел арта бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында ТР Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премияләре конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында җиткерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Группа ГМС» УК» ҖЧҖ генераль директоры Артём Молчанов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин да катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия сыйфат системасы” коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ФМБАның «Пульмонология фәнни-тикшеренү институты» ФДУ директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Александр Чучалин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.