Бүген Казанда Симонов урамында “Олимпионик” балалар бакчасы ачылышы булды. Балалар бакчасын ачу Россия көне белән туры килде. Көтеп алынган вакыйга белән шәһәр халкын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин котлады. Авиатөзелеш районында урнашкан балалар бакчасы - 2370 кв. метр мәйданлы өч катлы бина. Мәктәпкәчә учреждение 120 урынга исәпләнгән. Балаларны тәрбияләү өчен монда барлык шартлар булдырылган: йокы бүлмәләре белән 6 төркем өчен бүлмә, музыка һәм спорт заллары, медицина блогы, азык-төлек блогы, юу бүлмәсе, яшелчәләр саклау урыны.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәге буйлап чираттагы җәяүле сәфәре кысаларында яңа төзелеш объектларын, шәһәрнең торгызылган һәм торгызылырга кирәкле тарихи биналарын карады. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар озата йөрделәр.
Социаль хезмәт хезмәткәрләре җәмгыять өчен бик мөһим эш башкара, алар югары мораль һәм матди бәяләүгә, ихтирамга лаек. Бүген бу фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Социаль хезмәткәр көненә багышлап Казанда уздырылган чарада хәбәр итте.
Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Әлбадри белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында төзелеп килүче трамвай линиясен карады, Казан федераль университетының инжиниринг үзәгендә һәм ИТ-паркта булды.
Чаллы шәһәрендә балалар өчен берьюлы 5 яңа мәгариф учрежениесе үз эшен башлады. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлары, аларның педагоглары белән очрашты. Очрашу Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәгендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, республиканың иң эре вузлары җитәкчеләре катнашты.