ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2014 ел
шимбә

Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өлкәсен модернизацияләү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләштеләр.

Кидәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2013 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар, агымдагы елга планлы күрсәткечләрне расладылар.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләренә республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләүдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлык һәм ведомство, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, Давоска эш визитының өченче көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумының ике сессиясендә катнашты. 
Татарстанда легаль булмаган алкоголь продукциясе үсешенә каршы эшчәнлек республика хакимияте органнары, җирле үзидарә, җәмәгать оешмалары һәм халыкның гомуми бурычы булырга тиеш. Мондый фикерне бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.

22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Төркиянең “Аджибадем” медицина төркеме вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда “Аджибадем” медицина төркеме башкарма комитеты әгъзасы Уфук Эрен, “Аджибадем” медицина төркеменең Халыкара эшмәкәрлек үсеше департаменты җитәкчесе Мелис Зорлуоглу, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.

Бүген Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу уздырды.

Давоска эш визитының беренче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумы ачылуында катнашты һәм берничә очрашу уздырды.


21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Мәскәүнең Шереметьево аэропортында “Дакар-2014” ралли-рейды җиңүчеләре – “КАМАЗ-Мастер” командасын тантаналы төстә каршы алдылар. Җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, “Ростех” дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, ТР дан Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм бик күп җанатарлар сәламләде.
Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) органнары республика халкы тормышында әһәмиятле роль уйный, һәм аларның эшчәнлеге Татарстан җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычларга туры килергә тиеш. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе утырышында белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International