Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россотрудничество комитеты җитәкчесе Константин Косачев һәм Төркия Республикасы Бөек Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре комиссиясе рәисе Волкан Бозкыр белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Казанда беренче Россия-Төркия иҗтимагый форумы эшен ачып җибәрә (“Корстон” ККК). Ул аларга Казанны шушы чараны уздыру урыны итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Иҗтимагый форум – безнең хезмәттәшлекнең яңа форматы, диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу вакыйга Россия белән Төркия арасында, шулай ук Татарстан Республикасы белән Төркия партнерлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәк үсешенә этәргеч булыр, дип ышаныч белдерде.
2013 елның 17 ноябрендә кичен “Казан” халыкара аэропортында һәлакәткә очраган “Боинг 737” самолеты пассажирлары һәлак булуга карата Татарстан Республикасына кайгыларны уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә. Кайгыларны уртаклашу авиакатастрофада һәлак булганнарның барлык туганнарына һәм гаиләләренә, шулай ук олы улы һәлакәткә дучар самолетта булган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка шәхсән адреслана. Казандагы авиакатастрофага бәйле рәвештә Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев, Литва Башлыгы Даля Грибаускайте, Черногориянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Согуд Гарәбстаны Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Литва Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Төрекмәнстанның РФдәге илчесе, Беларусь Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, РФнең ЮНЕСКО каршында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, РФнең Бөекбританиядә илчесе, РФнең Чехия Республикасында илчесе, Индонезия Республикасының Мәскәүдәге Илчесе, Польша Республикасының Мәскәүдәге Илчесе, Франциянең Россиядәге Илчесе, Швейцариянең Мәскәүдәге Илчесе, шулай ук FIFA Генераль секретаре, FINA Президенты һәм башкалар кайгыларны уртаклашу телеграммалары җибәрделәр.
Бүген Төркия Республикасы Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре буенча комиссиясе Рәисе Волкан Бозкыр әфәнде белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнаштылар.
Бүген Төркия ягы теләге буенча Татарстан Ренспубликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Абдуллаһ Гүл, Төркия Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглу белән телефоннан сөйләште.
2013 елның 17 ноябрендә кичен “Казан” халыкара аэропортында һәлакәткә очраган “Боинг 737” самолеты пассажирлары һәлак булуга карата Татарстан Республикасына кайгыларны уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә. Кайгыларны уртаклашу авиакатастрофада һәлак булганнарның барлык туганнарына һәм гаиләләренә, шулай ук олы улы һәлакәткә дучар самолетта булган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка шәхсән адреслана.
Кичә, 2013 елның 17 ноябрендә, “Боинг 737” самолеты һәлакәткә очраган “Казан” халыкара аэропорты зонасында, 1200 кеше составында ГХМ, башка федераль һәм республика структуралары көчләре төркемнәре эшли.
Бүген бу турыда Россия ГХМ башлыгы Владимир Пучков Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр итте. Һава судносы һәлакәте сәбәпләрен карау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Транспорт министры Максим Соколов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов һәм башкалар катнашты.